Очрашуда шулай ук Беларусьның спорт һәм туризм министры Сергей Ковальчук катнашты. Телефон элемтәсе режимында очрашуга Белоруссия Премьер-министры Роман Головченко да кушылды. Көн тәртибендә - физик культура, спорт һәм туризм өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекне үстерү.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Башкортстан спортчылары Беларусьтагы ярышларда актив катнаша, ә Белоруссия атлетлары безнең республикага турнирларга килә. Хезмәттәшлекне спорт федерацияләре дәрәҗәсендә дә ныгыттылар.
Беларусь Олимпия комитеты президенты делегацияне җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде.
- Башкортстан җирендә без үзебезне өйдәге кебек хис итәбез. Бу - бай тарихлы һәм традицияле борынгы төбәк, ул бүген динамик үсешүче республика булып тора. Без спорт, туризм, мәдәният һәм икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекнең яңа башлангычлары, шулай ук гамәлдәге юнәлешләре турында фикер алышу һәм ярдәм итү мөмкинлегенә шатбыз. Ышанам, бүгенге очрашу безнең мөнәсәбәтләрне үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк, – диде Виктор Лукашенко.
Беларусьның спорт һәм туризм министры Сергей Ковальчук Башкортстан белән ике яклы багланышларның мөһимлеген ассызыклады.
- Без физкультура һәм спорт өлкәсендә тыгыз кооперациягә әзер. «Русия – спорт державасы» форумы кысаларында үрнәк объектлар ачылу сезнең төбәкнең ни дәрәҗәдә алга китүен күрсәтә, – диде Сергей Ковальчук.
Очрашуда туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында да фикер алыштылар. 2022 елдан республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән "Башкортстан-Беларусь озын гомерлелеге. Туризм» проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында төбәкнең өлкән яшьтәге якынча 1 500 кешесе ел саен Беларуська сәфәр кыла.
Радий Хәбиров мәктәп туризмын да активрак үстерергә тәкъдим итте.
– Без балаларны Башкортстаннан Беларуська алып барырга, ул җирләрдә кылынган батырлыклар, Бөек Ватан сугышы елларында халыкларыбыз өлешенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләргә, аларга Тарихи хәтер объектларын күрсәтергә телибез, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.