Партнерлык кысаларында балалар-үсмерләр спортына һәм төрле буын вәкилләренә ярдәм күрсәтүне үстерү планлаштырыла. Аерым алганда, республикада пенсия яшендәге атказанган спортчыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән «Спорт ветераннары лигасы» программасын эшләтеп җибәрәчәкләр.
- Безнең бурыч - флагманнар кебек, бирелгән юнәлештә эшләнгәннәрне эләктереп алу һәм арттыру. Бер генә ветераныбыз да игътибарсыз калмаска тиеш. Фондка һәм барлык спортчыларга баш иябез, - дип билгеләп үтте спорт министры урынбасары.
- Лига илнең 17 төбәген һәм 900дән артык спорт ветеранын берләштерә. Бу - чын ветераннар хәрәкәте, һәм бүген без барлык атказанган спортчыларны да аңа кушылырга чакырабыз, - дип билгеләде Ольга Журавская.
Килешүгә кул кую кысаларында Уфаның атказанган спорт ветераннары белән очрашу да булды.
Булат Гайнетдинов фотосы.