+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 октябрь , 19:16

Стәрлетамак хакимиятендә яңа җитәкче

Радий Хәбиров Рөстәм Газизовка шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфасында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Стәрлетамак хакимиятендә яңа җитәкче
Стәрлетамак хакимиятендә яңа җитәкче

Бүген Стәрлетамакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәр округы Советы утырышында катнашты. Депутатлар бертавыштан Эмиль Шәймәрдановны контракт буенча шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфасына билгеләү өчен тавыш бирде.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, Стәрлетамак динамик рәвештә үсә, югары икътисади күрсәткечләргә ирешә. Ә республика киләчәктә дә муниципалитет инфраструктурасын үстерүгә, тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итүне дәвам итәчәк.

- Бирегә килгән саен, шәһәр елдан-ел уңайлырак була бара. Стәрлетамак республиканың сәнәгать үзәкләренең берсе статусын да саклап кала. Шәһәрне барлыкка китерүче предприятие – «Башкортстан сода компаниясе» елдан-ел продукция чыгару күрсәткечләрен яхшырта. Компаниянең кереме һәм табышы арта, бу шәһәр тормышында катнашырга, социаль проектларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә, – диде Радий Хәбиров. - Алга таба да территорияләрне комплекслы үстерү механизмнарын актив кулланачакбыз. Стәрлетамакның шәһәр төзелеше потенциалы зур, төзүчеләр белән тагын да интенсиврак эшләргә кирәк. Күп кенә мәсьәләләрне федераль һәм республика бюджетларыннан өстәмә акчалардан башка хәл итеп булмый. Шул ук вакытта шәхси инвестицияләрне активрак җәлеп итәргә, үз керем базасын күтәрү белән шөгыльләнергә кирәк, - диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе Рөстәм Газизовка шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфасында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, аңа «Хезмәт батырлыгы өчен» медален тапшырды һәм аның идарә итү сыйфатларына республика дәрәҗәсендә ихтыяҗ булачагын билгеләп үтте.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: