+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 октябрь , 17:49

Уфа - Мәскәү поезды йөри башлаячак

2024 елның тугыз аенда Башкортстанда тимер юл буенча пассажирлар ташу күләме, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 22 процентка арткан – 4,7 миллион кешегә кадәр. Бу хакта бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары Дмитрий Новиков хәбәр итте.  

Уфа - Мәскәү поезды йөри башлаячак
Уфа - Мәскәү поезды йөри башлаячак

Транспорт инфраструктурасын җитештерү базасын, шулай ук хәрәкәт итүче составны яңарту исәбенә алга таба үстерүне планлаштыралар. Ерак арага йөрүче пассажирлар комплексында төбәккә 34 яңа вагон кайтачак. Ә 15 декабрьдән Башкортстаннан Уфа – Мәскәү фирма пассажир поезды йөри башлаячак, аның составында шулай ук заманча вагоннар булачак.

Яңа поездлар шәһәр яны юнәлешендә эшләүче хәрәкәт составын да тулыландырачак. Киләсе елда төбәккә биш заманча «Финист» электропоезды китереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, мондый составның беренчесе Уфадан Белоретка быел августта китте. Киләчәктә аның маршрутын Сибайга кадәр озайтырга планлаштыралар. Соңгы өч елда республикада хәрәкәт составының 65 проценты яңартылган. Моннан тыш, урта сроклы перспективада Уфадан Туймазыга кадәр шәһәр яны поездлары хәрәкәтен оештырырга, төбәк башкаласында транспорт-күчеп утыру узелларына керү юлларын төзекләндерүне һәм оештыруны дәвам итәргә планлаштыралар. Шундый ТПУларның берсен шушы ел ахырына кадәр «Дим» тимер юл станциясендә ачарга тиешләр.

Башкортстан Башлыгы республиканың Русия тимер юллары белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.

- Безнең Русия тимер юллары белән яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр җайга салынган. Эш тиешенчә бара, - диде Радий Хәбиров. - Республикадан яңадан Уфа – Мәскәү фирма поезды йөри башлавы сөендерә. Шулай ук вагоннар паркының яңартылуын көтәбез. Безнең өчен халыкка уңайлы юл шартлары һәм югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү мөһим.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: