+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь , 19:59

Кышкы янгыннардан сак булыйк!

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ирек Сәгыйтов рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

Кышкы янгыннардан сак булыйк!
Кышкы янгыннардан сак булыйк!

Чарада видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар, шәһәр округлары, шулай ук республиканың авыл биләмәләре хакимияте башлыклары катнашты.

Янгын куркынычы сезоны башлану белән аларга югары әзерлек чоры да башлана. Статистика буенча, нәкъ менә шушы чорда янгыннар санының һәм аларда кешеләр үлеменең шактый артуы күзәтелә.

- Хәзер янгыннар белән бәйле вәзгыятьне контрольдә тоту аеруча мөһим, - дип ассызыклады Ирек Сәгыйтов.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Кирилл Первов 2024-25 елларның көзге-кышкы янгын хәвефсезлеге чорына әзерлек һәм Башкортстанның торак фондында янгыннарны профилактикалау чараларын оештыру турында сөйләде. Ведомство җитәкчесе муниципалитетларда янгыннарны профилактикалауны оештыру буенча штаб форматын яңартырга тәкъдим итте.

- Бу формат быел беренче яртыеллыкта үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте, - диде Кирилл Первов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: