+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 октябрь 2024, 21:24

Инвестицион климатны яхшырту буенча эксперт сессиясе узды

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева бизнесменнар белән эксперт сессиясендә катнаштылар. Аның темасы - "Инвестицион климат. Лидерлык стратегиясе".

Инвестицион климатны яхшырту буенча эксперт сессиясе узды
Инвестицион климатны яхшырту буенча эксперт сессиясе узды

Радий Хәбиров төбәктә эшкуарлыкны үстерү өчен уңай шартлар булдыруның мөһимлеген ассызыклады.

Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Башкортстанда бизнеска ярдәм итү өлкәсендә уңай үзгәрешләр күзәтүен белдерде.
- Без регионда ярдәм чараларыннан файдаланучы һәм инвестцикл кысаларында барлык процедураларны тиз узучы эшкуарлардан уңай бәя күрәбез. Башкортстанның үз брендларын һәм продуктларын дөнья аренасына чыгару өчен потенциалы зур, - дип ассызыклады Светлана Чупшева.

- Без бизнес даирәсенең эшчәнлек ниятләренә турыдан-туры йогынты ясый торган төрле бюрократик киртәләрне бетерергә тиеш. Эшкуарларга ярдәм итү эшен дәвам итәчәкбез һәм көчәйтәчәкбез, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: