«Без бергә - гаилә» девизында уза торган фестивальгә Русиянең төрле төбәкләреннән һәм хәтта чит илләрдән дә 410 гариза килгән иде.
Гала-концертта тамашачылар ун номер күрде. Һәм, сүз уңаеннан, аларны карарга теләүчеләр шулкадәр күп җыелган ки, зур концерт залы аларны көчкә сыйдыра алды.
Җыелучыларны гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова сәламләде.
- Осталык һәм талантлар чынлыкта һәркемдә бар, бары тик шартлар булдырырга гына кирәк. Безнең «Киртәләрне җимереп» социаль технологияләр үзәге командасына сайлап алу белән армый-талмый шөгыльләнүчеләргә зур рәхмәт. Кайвакыт сәламәт балаларга проблемалары булган балаларны күрү мөһим, бу - гомер буе битараф булмаудан прививка.
Һәм үз балаларына ышанучы, аларны студиягә йөртүче ата-аналарга зур рәхмәт, — дип ассызыклады Ленара Иванова.
Сәхнәгә чыгып, үз талантын күрсәткәннәрне исемләп атыйсы килә. Тамирлан Гыйләҗетдинов һәм Рушан Бәширов музыка коралларында уйнадылар, Леонид Карабицкий һәм Олеся Машейко җырлар башкардылар, ә Елена Александрова шигырьләр укыды.
Моннан тыш, тамашачылар алдында үрнәкле «Арабески» бию театры, «Фаворит» халык бал биюләре ансамбленең инклюзив төркеме, «Восьмая нота» балалар эстрада хоры, «Поющие мамочки» вокаль ансамбле һәм «Спутник» бию һәм спорт студиясе чыгыш ясады. Яшь артистлар безнең республиканы гына түгел, Татарстан һәм Чиләбе өлкәсен дә тәкъдим итте.