+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 октябрь 2024, 05:28

Сулар һавабыз саф булсын!

Башкортстан шәһәрләрендә экология мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә

Билгеле булуынча, республиканың Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә химия, нефть химиясе тармаклары предприятиеләре күп урнашкан. Шуңа күрә бу шәһәрләрдә һава пычрану проблемасы еш күтәрелә. Бу мәсьәләләр Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан даими контрольдә тотыла. Әлеге шәһәрләрдә һаваны, нигездә, инде берничә дистә ел эшләүче агрегатлар һәм цехлар пычрата. Димәк, атмосферага пычрак калдыклар чыгарылу – шактый дәрәҗәдә узган еллар мирасы. Ләкин соңгы елларда шул мирас белән шактый колач­лы һәм нәтиҗәле көрәш чаралары җәелдерелде. Һәм, рәсми статистикага караганда, һава пычрануы дәрәҗәсе шактый кимеде.

Кайсы предприятиеләр атмосферага пычрак матдәләр чыгара? Аларның күләме нинди?
Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә түбәндәге сәнәгать предприятиеләре бар: Стәрлетамакта – “Башкортстан сода компаниясе” (“БСК”), “Синтез-Каучук”, “Стәрлетамак нефть химиясе заводы”, Салаватта – “Газпром нефтехим Салават”.

Мәгълүм булуынча, “БСК” компаниясенең атмосферага пычрак матдәләр чыгару күләме елына 39,4 мең тонна (шәһәр өлешенең 76 процентын) тәшкил итә. Ә “Синтез-Каучук” предприятиесе – 1,65 мең тонна (4,4 процент), “Стәрлетамак нефть химиясе заводы” – 0,6 мең тонна (1,1 процент), “Газпром нефтехим Салават” – 31,66 мең тонна (65 процент).

Бу саннар куркынычмы?
Юк. Әлбәттә, төбәктә, илебездә һәм, тулаем алганда, дөньядагы эре предприятиеләрнең эшчәнлеге экологиягә һәм табигатькә җитди йогынты ясый. Ләкин Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы ул йогынтыны минимальләштерү өчен барлык чараларны күрә. Моның өчен ныклы юридик база булдырылган.

Экология мәсьәләләре республикабызда һәрвакыт игътибар үзәгендә, аның белән бәйле вәзгыять Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның шәхси контролендә тотыла. Экология темасы – төбәк җитәкчесе үткәргән оператив киңәшмәләрдә дә төп темаларның берсе.

– Без республикабызда шәһәрләр, территорияләр һәм авыллар матур, уңайлы һәм төзек булсын өчен зур эш башкарабыз. Экологиягә бәйле сорауларны һәм проблемаларны вакытында хәл итәргә тырышабыз. Шуңа күрә безгә башка төбәкләр белән тәҗрибә алмашу бик мөһим, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. – Экология – безнең өчен иң мөһим темаларның берсе. 2020 елдан без каты көнкүреш калдыклары белән эшләү буенча инфраструктура төзедек. Чүп-чарны сортларга аеру һәм эшкәртү буенча бихисап эш башкарылды һәм ул дәвам итә.

Атмосферага пычраткыч матдәләр чыгарылуны киметү өчен нинди чаралар күрелгән?
“Башкортстан сода компаниясе”ндә 2020 елда производстволарда җиһазларны реконструкцияләү, ремонтлау, модернизацияләү һәм алмаштыру буенча 447 миллион сумлык эшләр башкарылган. Шунысы мөһим: газ чистарту җайланмаларын техник хезмәтләндерү, җайланмаларны һәм җиһазларны вакытында ремонтлау, вентиляция системаларын чистарту, фильтрлау һәм сорбцияләү элементларын алмаштыру – болар барысы да экологиягә тискәре йогынтыны киметә. Мондый чаралар ел саен башкарыла: 2021 елда – 113 миллион, 2022дә – 200 миллион, былтыр 223 миллион сумлык эш башкарылган.

Төбәкнең башка предприятиеләре дә производстволарын модернизацияли. “Синтез-Каучук” предприятиесе әлеге эшләргә 2020 елда 44 миллион сум юнәлткән, 2021дә – 308, 2022 елда – 64, узган елда – 42 миллион сум. “Стәрлетамак нефть химиясе заводы” 2020 елда ремонтка 3,9 миллион сум салган, 2021дә – 16,9, 2022 елда – 7,7, былтыр – 16,2 миллион сум. “Газпром нефтехим Салават” модернизацияләүгә 2020 елда 125 миллион сум салса, 2021 елда – 147, 2022 елда – якынча 500, узган елда – 600 миллион сумлык эш башкарган.

Планда ниләр каралган?
Эре предприятиеләр 2030 елга кадәрге чорга максатлы планнар төзе­гән. Анда газ чистарту җайланмаларын модер­ни­зацияләү, цехларның аспирация системасын яңарту, чистарту корылмаларын реконст­рук­цияләү кебек чаралар кергән.

Республиканың таби­гать­тән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Нияз Фазылов сүзләрен­чә, Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Стәрлетамак һәм Салаватта пычратучы матдәләрнең һавага эләгүен киметү буенча кайбер чараларны “Экология” гомумдәүләт проектының “Чиста һава” федераль проектына кертергә кушкан. Бу һаваның пычрануы проблемасын хәл итүдә зур мөмкинлекләр ача.

– Без һава чисталыгын саклау мәсьәләсенә аерым игътибар бирәбез. Һәрвакыт тикшереп торабыз. Күзәтү постларында пычратучы матдәләрнең артып китүе шундук теркәлә. Моңа бәйле мәсьәләләр Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко белән киңәшмәләрдә дә даими тикшерелә. Мәсьәлә аерым контрольдә тотыла, – диде Нияз Фазылов.

Башкортстанда экология торышы мәсьәләләрен Русия Федерациясенең табигый ресурслар һәм экология министрының беренче урынбасары Константин Цыганов та шәрехли. Ул Русия шәһәрләрендә үткәрелгән экологик мониторинг турында ассызыклый һәм Башкортстанның Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә гидрометүзәкнең 5 посты һавага зарарлы матдәләр чыгарылу дәрәҗәсен теркәп баруын билгели. Ләкин, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров сүзләренчә, һаваның пычрануы хакында тулы картина алу өчен бу гына җитми һәм шуңа күрә “Чиста һава” федераль проекты кысаларында “Стәрлетамак, сула!” иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре белән берлектә биредә тагын 3 автоматлаштырылган станция урнаштырылды.

Әлеге ике шәһәрдә атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү буенча чаралар Экология форумында да карала. Шулай итеп, узган форум кысаларында Русия Федерациясенең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Башкортстан Хөкүмәте һәм “Газпром нефтехим Салават”, “Башкортстан сода компаниясе” җәмгыятьләре арасында ике килешү имзаланды.

– Безнең алда халыкның тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен күтәрү, тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итү һәм республикада яшәү өчен уңайлы мохит формалаштыру буенча стратегик бурычлар тора. Нәкъ менә шуңа күрә Экология форумында без Башкортстанның Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү буенча үзара хезмәт­тәшлек турында дүрт яклы килешүне имзаладык, – дип билгеләде Андрей Назаров.

Килешүләр кысаларында атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү, 2025 елга кадәр мондый матдәләр чыгарылуны автомат рәвештә тикшереп тору системаларын урнаштыру, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә атмосфера һавасы сыйфатын мониторинглау системасын үстерү чаралары планлаштырылган.

Читайте нас