+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2024, 22:11

Туймазы проблемасы - аерым игътибарда

Туймазы районы халкы урындагы кошчылык фабрикасы түккән чүптән таралган искә зарланган иде. Бүген бу кискен проблема хакында хакимият органнары һәм фабрика вәкилләре фикер алыштылар һәм мөһим карарлар кабул иттеләр.

Туймазы проблемасы - аерым игътибарда
Туймазы проблемасы - аерым игътибарда

Чарада "Турбаслинский бройлер" һәм “Черкизово” төркеме вәкилләре, күзәтчелек ведомствосы вәкилләре, Туймазы районы авыллары башлыклары катнашты.

Билгеле булуынча, Туймазы районы территориясендә “Черкизово” төркеменең зур производствосы урнашкан. Монда аның бүлендек компаниясе - "Турбаслинский бройлер" кошчылык фабрикасы үз эшен алып бара. Елына миллионнан артык кош үрчеткән производство тирәсендә билгеле сәбәпләр аркасында яман ис килә. Ләкин бу елның сентябрендә Туймазы шәһәре, шулай ук Дуслык һәм Собханкул авыллары халкы ул искә бик каты зарланды. Өстәвенә, чебеннәр һөҗүме хакында да күп кенә мөрәҗәгать булды.

Туймазы районы хакимияте башлыгы урынбасары Радик Вәлиев сүзләренчә, фабрикадагы тизәк басуларга чыгарып ташланмый, ә махсус складларда җыела һәм черетү процессына дучар ителә. Алга таба аерым бер график һәм маршрут буенча чыгарып үтилләштерелә. Өстәвенә, агымдагы елда районда һава пробасы алынган һәм тикшерелгән. Нәтиҗәдә, нормадан тайпылулар ачыкланмаган.

Туймазы шәһәре башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин белдерүенчә, чынлап та, һавада булган зарарлы элементлар концентрациясе - нормада. Ис һәм чебеннәр һөҗүменең төп сәбәбе - яңгырлы җәй һәм җылы көз. Өстәвенә, җил бу исне якында урнашкан авылларга тарата.

“Черкизово” төркеме вәкиле белдерүенчә, фабрика 95 кешегә эш урыны бирә, а производство территориясендә елына 22 мең тонна ит җитештерә. Эш нәтиҗәсендә чыккан ис производствода һәрвакыт булган һәм булачак. Ләкин быел алмашынучан һава торышы аркасында ис аеруча нык таралган булган. Бу хәл буенча компаниядә эчке тикшерү үткәрелә.

"Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Руслан Байкеев ассызыклавынча, “Черкизово” төркеме эшчәнлеге юридик кысаларда алып барыла. Халыктан килгән 25 претензия нәтиҗәсендә тикшерүләр үткәрелгән һәм компаниягә кисәтү эшләнгән.

Утырыш нәтиҗәсендә “Черкизово” төркемендә Туймазы районы хакимияте һәм халкы белән турыдан-туры аралашыр өчен эшче төркем булдыру хакында килештеләр. Шулай ук халыкны предприятиедән ис таралу белән бәйле башкарыла торган эшләр турында кисәтү механизмын булдыру турында килештеләр.

Фото: автор фотосы

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: