+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2024, 15:53

Уфада «Арт-КВАДРАТ» үзәге өчен эксперименталь хокукый режим эшләнә

Башкортстанда «Арт-квадрат» территориясендә эксперименталь хокукый режим булдыру эшләнә, ул креатив индустрияләрне үстерүгә ярдәм итәчәк.

Уфада «Арт-КВАДРАТ» үзәге өчен эксперименталь хокукый режим эшләнә
Уфада «Арт-КВАДРАТ» үзәге өчен эксперименталь хокукый режим эшләнә

 

Бу юнәлештә эш «Русия Федерациясендә креатив индустрияләрне үстерү турында» Федераль закон үз көченә кергәнче үк башланды. Бу хакта республика Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры вазыйфаларын башкручы Рөстәм Моратов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева катнашлыгында узган креатив җәмәгатьчелеге белән очрашу кысаларында белдерде.

Чарада Радий Хәбиров проект инициаторларына Башкортстан үсешенә ярдәм итүче яңа идеяләр өчен рәхмәт белдерде.

- Креатив индустрия дип аталган зур юнәлеш кысаларында берләшүегез бик шәп. Сез - үз талантларыгыз аша республикабызны алга этәрергә омтылучы чын патриотлар, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Без элек тә тәкъдим ителгән юнәлешләрнең күбесе белән шөгыльләнә идек, әмма хәзер бездә креатив класс рәвешендә бик җитди партнерлар барлыкка килде.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/25320/

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: