Утырышта Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы, Башкортстан Республикасы сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев, федераль комитетлар вәкилләре һәм энергетика секторының әйдәп баручы компанияләре катнашты.
– Башкортстан энергосистемасы - Русиядә иң эре һәм ышанычлыларның берсе. Без «Русия ЕЭСЫ» федераль монополиясен реформалаганда мөстәкыйль үсеш юлын сайлаган илнең дүрт энергосистемасының берсе булып торабыз. Ел башына Башкортстан территориясендә Русиянең Бердәм энергетика системасы составындагы 42 электр станциясе эшли, шуларның 19ы электр энергиясен күпләп сату базарына озата, ә 23е энергияне сәнәгать предприятиеләре ихтыяҗлары өчен эшләп чыгара яки ваклап сату базарына җибәрә. Агымдагы ел башына республиканың барлык электр станцияләренең куелган электр куәте 5572 МВТ тәшкил итте, - дип билгеләп үтте Александр Шельдяев.
Форумда катнашучылар энергетика инфраструктурасын үстерү өчен гамәлгә ашырыла торган төп юнәлешләр, шулай ук тармак алдында алдагы елларга куелган бурычлар турында фикер алышты. Заманча энергетика инфраструктурасына таләпләр, аның тотрыклы эшләвен һәм икътисад үсешен тәэмин итүдәге роле мәсьәләләре кузгатылды.
Фото: pravitelstvorb.ru