Программада Антонин Дворжак әсәрләре яңгырады – оркестр белән виолончель өчен си минор концерты һәм 9нчы «Из Нового Света» симфониясе.
Сәламләү сүзендә Радий Хәбиров Сергей Ролдугинның Башкортстан мәдәнияте үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.
- Республиканың күп кенә яшь талантлары сезнең белән эшләү мөмкинлеге алды. Безнең музыка учреждениеләрендә уза торган сезнең мастер-класслар зур әһәмияткә ия. Безнең музыкаль элитаны тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт. Сез - чыннан да чын патриот һәм халык музыканты, – диде төбәк Башлыгы.
Радий Хәбиров музыкантка Башкортстанның халык артисты исемен бирде. Сергей Ролдугин үз чиратында республика җитәкчелегенә музыка сәнгатен үстерүгә игътибар иткән өчен рәхмәт белдерде һәм талантлы Башкортстан башкаручыларының Русия сәхнәләрендә уңышларын ассызыклады.
- Бу бүләктә мин бу залда булган һәркемнең мәхәббәтен тоям. Ышанам, сезнең республика үзенең талантлары белән Русиягә тагын да күбрәк шатлык китерәчәк, – дип билгеләп үтте атаклы виолончельче.
Фото: glavarb.ru