+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 ноябрь 2024, 15:05

Радий Хәбиров: "Катлаулы эшегездә уңышлар телим!"

Радий Хәбиров Уфа районының Булгаково авылында полиция участок пунктында булды.

Радий Хәбиров: "Катлаулы эшегездә уңышлар телим!"
Радий Хәбиров: "Катлаулы эшегездә уңышлар телим!"


Бүген Булгаково авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров гаиләсе белән Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа районы буенча 11нче бүлегенең участок полиция пунктында булды. Төбәк җитәкчесе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эш шартлары белән танышты һәм аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

11нче полиция участогы пункты Булгаково авылы халкына, шулай ук якындагы авылларга һәм коммерциягә карамаган бакча ширкәтләренә хезмәт күрсәтә. Анда участок уполномоченные, полиция лейтенанты Айдар Гайнатуллин, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полиция лейтенанты Карина Хәйруллина һәм участок уполномоченные, полиция лейтенанты Азамат Нурмөхәммәтов хезмәт куялар.

- Сезне Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Сезнең хезмәтегез бик катлаулы. Сезгә уңышлар телим! - диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең иң катлаулы хәлләрдә кешеләргә ярдәмгә килүен билгеләп үтте.

- Бүген - Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең бәйрәме, әмма бу көнне дә алар үз постларында, илебезне, җәмгыятебезне яклыйлар. Безнең барлык халык полиция хезмәткәрләренә катлаулы эшләре өчен рәхмәтле, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Эчке эшләр органнарына югары белемле яшь белгечләрнең дә эшкә килүе сөендерә. Аларның күбесе полициядә эшләү өчен икенче белем ала. Һичшиксез безнең хокук тәртибе сакчыларына ярдәм итәчәкбез. Аларга бик зур рәхмәт!

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: