+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 ноябрь 2024, 09:40

Максим Забелин Мәскәү өлкәсенә китә

11 ноябрьдә атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Максим Забелинга республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Салават Юлаев орденын тапшырды, республика Хөкүмәтендә һәм Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе вазыйфасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Максим Забелин Мәскәү өлкәсенә китәМаксим Забелин Мәскәү өлкәсенә китә
Максим Забелин Мәскәү өлкәсенә китә

- Максим Васильевич медицинага кайтырга карар кылды. Аңа Мәскәү өлкәсенең сәламәтлек саклау системасын җитәкләргә тәкъдим килде. Ул иртәгәдән яңа вазыйфага керешәчәк, – диде Радий Хәбиров. - Максим Васильевич республикада алты ел эшләде, сәламәтлек саклау өчен авыр булган коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чорында эшләде, республика үсеше буенча җитди бурычларны нәтиҗәле үтәде. Сезгә намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм һәм яңа эшегездә уңышлар телим!

Максим Забелин, үз чиратында, төбәк җитәкчелегенә ярдәмнәре һәм нәтиҗәле уртак эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

- Республикада уздырган алты ел - минем тормышымның мөһим сәхифәсе. Сезгә, Радий Фәритович, барлык коллегаларга ышаныч, Башкортстан һәм аның халкы файдасына эшләү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу тәҗрибәне мин киләчәктә дә кулланачакмын, - диде Максим Забелин. - Мин республиканың зур һәм нәтиҗәле идарә итү командасының бер өлеше булганлыгым белән горурланам.

Төбәк җитәкчесе шулай ук хәбәр иткәнчә, Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе вазыйфасын башкару эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Азат Бадрановка йөкләнгән.

- Эш дәвам итәргә тиеш. Бездә бернинди күчеш этаплары, яшь яугир курслары үтү кебек әзерлек юк - шундук алга, эшкә! - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас