Белешмә:
Фәйзуллин Ринат Таһир улы 1990 елның 20 октябрендә Уфада туган. Смоленск дәүләт физик культура һәм туризм академиясен, Башкорт дәүләт университетын, Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 2009 елда Уфа шәһәренең 4нче Олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә инструктор, фехтование буенча тренер булып башлый. 2012-14 елларда - Уфа шәһәренең 19нчы Олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе инструкторы. 2017-18 елларда - «Газпром межрегионгаз Уфа" җәмгыяте юрисконсульты. 2018-20 елларда -Уфа шәһәренең “Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык”ның килешү бүлеге башлыгы, директорның эксплуатацияләү буенча урынбасары.
2020 елда - Уфа шәһәре хакимиятенең оештыру-контроль идарәсе башлыгы урынбасары. 2020-22 елларда – Уфа шәһәренең “Шәһәрне җыештыру буенча махсус автомобиль хуҗалыгы” директорының үсеш буенча урынбасары.
2022 елда - Башкортстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының Мәскәү шәһәрендә эшчәнлеген тәэмин итү Аппараты җитәкчесе урынбасары. 2022-24 елларда - Башкортстан Республикасының Мәскәү шәһәрендә дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген тәэмин итү Аппараты җитәкчесе.
Фото: glavarb.ru