+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 ноябрь 2024, 06:30

Казахстан Уфада узачак халыкара форумга актив әзерләнә

Уфада 26-27 ноябрьдә узачак Русия белән Казахстан арасындагы ХХ форумга Казахстан актив әзерлек алып бара. Бу хакта ТАССтагы матбугат конференциясендә Казахстан Республикасының Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Даурен Абаев сөйләде.

Казахстан Уфада узачак халыкара форумга актив әзерләнәКазахстан Уфада узачак халыкара форумга актив әзерләнә
Казахстан Уфада узачак халыкара форумга актив әзерләнә

- Форум югары дәрәҗәдә узсын өчен безнең министрлыклар күп көч куя. Башкортстанда да чарага ныклап әзерлек бара дип ышанам. Уфага Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Серик Жумангарин, барлык өлкә һәм төбәкләр җитәкчелеге вәкилләре, бизнесменнарның киң даирәсе җитәкләячәк зур делегация әзерләнә, - дип билгеләде илче.

Ул шулай ук бу вакытта Русия җитәкчелегенең Казахстанга дәүләт сәфәре көтелүен искәртте. Бу сәфәрнең үзенчәлеге Уфада форум булачак, дип ышана спикер.

Фото: russia-and-kazakhstan-forum.com

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас