+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 ноябрь 2024, 09:00

Агачлар кешегә ничек тәэсир итә?

Вузара кампус лабораториясе тикшеренүчеләре агачларның якындагы кешегә ничек тәэсир итүен өйрәнә. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтендә хәбәр иттеләр.

Агачлар кешегә ничек тәэсир итә?Агачлар кешегә ничек тәэсир итә?
Агачлар кешегә ничек тәэсир итә?

УУНиТның Экосистемалар һәм яшел инфраструктура лабораториясе Уфа ботаника бакчасы белән берлектә флораның шәһәрдә яшәүче кешенең психоэмоциональ сәламәтлегенә йогынтысын тикшерә башлады. Бу яңа лаборатория вузара кампуста урнашкан.

Тикшеренүдә катнашучы кешеләрнең физиологик күрсәткечләрен күзәтү өчен фитнес-беләзекләр, йөрәк ритмы мониторлары һәм портатив ЭЭГ комплекслары кулланыла. Катнашучылар параллель рәвештә психологик һәм когнитив тестлар уза, бу кешенең рухи халәтен объектив бәяләргә мөмкинлек бирә.

Болар хакында лаборатория җитәкчесе Мария Лебедева түбәндәгеләрне билгеләп үтте: "Безнең лабораториянең бурычы - шәһәрнең яшел инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча заманча дисциплинаара фәнни-белем бирү мәйданчыгын төзү. Бүген без амбициоз максат куйдык - яшел тирәлекнең шәһәр шартларында кешенең психоэмоциональ һәм когнитив сәламәтлегенә йогынтысын өйрәнү".

Бу - нейрофизиология һәм урбанистика өлкәсендә экологлар һәм экспертларның уртак проекты. Тикшеренүдә Табигать һәм кеше институты студентлары һәм аспирантлары катнаша.

Фото: panoramarb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас