+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 ноябрь , 21:21

Радий Хәбиров «Беренче тирмә» проекты волонтерлары белән очрашты

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Беренче тирмә» төбәк проекты волонтерларының беренче төркеме белән очрашты. Алар күптән түгел Луганск Халык Республикасыннан кайтты, анда хәрби госпитальдә эшләде.

Радий Хәбиров «Беренче тирмә» проекты волонтерлары белән очрашты
Радий Хәбиров «Беренче тирмә» проекты волонтерлары белән очрашты

Очрашуда төбәк җитәкчесе хатын-кызларның ирекле отрядында катнашучыларны сәламләде һәм мөһим проектны гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерде.

- Сез үзегез карар кабул иттегез һәм шунда киттегез. Без бу елларда Луганск Халык Республикасына даими ярдәм итәбез, ә махсус хәрби операция башлангач, аларга ярдәмне арттырдык, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Безнең егетләр анда сугышканда госпитальләргә мондый ярдәм аеруча кирәк. Мин Донецк Халык Республикасының, Луганск Халык Республикасының күп кенә дәвалау учреждениеләрендә булдым һәм беләм: анда безнең ярдәм, чыннан да, рәхмәт белән кабул ителә. Мондый эшегез өчен рәхмәт сезгә!

Ирекле хатын-кызлар бу проектта тагын да катнашачакларына ышаныч белдерде. Төркем җитәкчесе, запастагы лейтенант, дәүләт хезмәткәре Гүзәл Коваленко андагы госпитальдә шәфкать туташларының яралыларны тиешле дәрәҗәдә карау өчен вакытлары җитмәве турында сөйләде.

Очрашу азагында Радий Хәбиров волонтерларга эчтәлекле сөйләшүләре өчен рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче Әниләр көне белән котлады.

- Сез - беренче "карлыгачлар", юл күрсәттегез. Шунысы мөһим: ярдәм реаль булып чыкты һәм анда аны кабул итәргә әзерләр. Без үз ягыбыздан проектны алга таба да хупларбыз. Теләүчеләр саны артыр дип уйлыйм, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: