+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 ноябрь 2024, 15:22

Үз брендларыбызны алга этәрергә кирәк!

Нәрсә ул "Башкортстан бренды"?

Үз брендларыбызны алга этәрергә кирәк!Үз брендларыбызны алга этәрергә кирәк!
Үз брендларыбызны алга этәрергә кирәк!

Бүген «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында «Башкортстан брендлары» дигән телешоу-конкурсын оештыручылар һәм җиңүчеләр белән матбугат конференциясе узды. Анда онлайн режимда республиканың район һәм шәһәр киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнашты.

«Башкортстан брендлары» конкурсы үткән атнада БСТ телеканалында күрсәтү белән тәмамланды. Проектның төп максаты - урындагы товар җитештерүчеләрне һәм брендларны популярлаштыру һәм аларга ярдәм итү. Журналистлар матбугат конференциясендә әлеге конкурс турында тулы мәгълүмат алды, Башкортстан брендының нәрсә икәнен, аңа кемнең хокукы барлыгын, республикада «Креатив индустрия» программасы ни өчен эшләнгәнлеген һәм республика эшкуарларының кайсысы иртәгә үк танылган була алачагын белде.

Шушы һәм башка сорауларга Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Алисә Гыйбадуллина, Кече эшкуарлыкны үстерү һәм яклау фонды генеральный директоры Элиана Сәетова һәм «Креатив индустрияләр» номинациясе җиңүчесе, Стәрлетамактагы «Ина Матур» иҗат остаханәсе хуҗабикәсе Инна Чикиндина җавап бирделәр.

- Үз эшен ачарга теләп, безгә мөрәҗәгать иткәннәрнең берсе дә ярдәмсез калмый. Һәр районда бизнес-шерифлар, "Мой бизнес" кабинетлары эшли. Анда эшләүче һәркайсының хәтта кесә телефоны номеры сайтта күрсәтелгән. Сез анда үз идеяләрегез белән мөрәҗәгать кенә итегез. Эшне нидән башларга, ничек дәүләт ярдәме алырга һәм башка сорауларыгызга тулы җавап таба аласыз. Бу - үзмәшгульлекне һәм кече бизнесны үстерү өчен менә дигән мөмкинлек, - диде, сорауларга җавап биреп, Алисә Гыйбадуллина.

Автор фотосы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас