+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 ноябрь 2024, 16:11

Бу эшегез өчен сезгә "икеле"

Бүген Салават шәһәренә эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү белән танышты.  

Бу эшегез өчен сезгә "икеле"Бу эшегез өчен сезгә "икеле"
Бу эшегез өчен сезгә "икеле"

Әйтик, «Башкортстан ихаталары» республика программасы буенча Калинин һәм Ленин урамнары киселешендә квартал эчендәге территорияне яңартканнар. Алты күпфатирлы йортны берләштергән ишегалдында юллар киңәйтелгән һәм асфальтланган, машина кую урыннары җиһазландырылган, яңа эскәмияләр, урналар, урам яктырткычлары, видеокүзәтү системасы урнаштырылган, шулай ук резина өслекле уен мәйданчыгы да җиһазландырылган. Эшләрнең гому бәясе - 45,8 млн сум.

Шул ук вакытта биредә яшәүчеләрдә башкарылган эшләрнең сыйфатына карата сораулар туды. Алар ишегалдында уен элементлары аз булуын, территорияне тиешенчә яшелләндермәүләрен билгеләп үтте. Башкортстан Башлыгы шәһәр халкының ризасызлыгын уртаклашты.

- Чиста кебек, әмма биредә ямьсез. Менә, мәсәлән, ни өчен газон чәчкәннәр, ләкин тигезләмәгәннәр? Алай булмый, - диде подрядчыларга Радий Хәбиров. - Уңайсыз балалар мәйданчыгы... 45 миллион сумга яхшырак эшләргә мөмкин иде. Бу ишегалды миңа бөтенләй ошамый. Сезгә - "икеле". Барысын да тәртипкә китерегез. Икенче тапкыр килгәндә барысы да башкача булсын, - диде ул.

Башкортстан Башлыгы шулай ук Салават Юлаев бульварындагы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча реконструкцияләнгән Батырлар аллеясендә булды.

Радий Хәбиров аллея территориясен карап чыкты һәм урындагы халык белән аралашты. Алар республика җитәкчелегенә шәһәр киңлекләрен төзекләндергән өчен рәхмәт белдерде. Өлкән буын вәкилләре шулай ук шәһәр яны маршрутларында транспорт хезмәте күрсәтү, шәһәр дәваханәсендә тар белгечләр җитмәү кебек сораулар белән мөрәҗәгать итте. Төбәк җитәкчесе профильле ведомстволар барлык мөрәҗәгатьләрне дә эшләячәк, дип җавап бирде.

Фото Башкортстан Башлыгы сайтыннан.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас