+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 ноябрь 2024, 08:00

"Европаны азат итүчеләр" конкурсында катнашыгыз!

«Европаны азат итүчеләр» Бөтенрусия конкурсы «Русиянең үлемсез полкы» проекты кысаларында Президент Грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

"Европаны азат итүчеләр" конкурсында катнашыгыз!"Европаны азат итүчеләр" конкурсында катнашыгыз!
"Европаны азат итүчеләр" конкурсында катнашыгыз!

Конкурста катнашучыларга Бөек Ватан сугышы елларында Европаны нацизмнан азат итүдә катнашкан бабаларының батырлыклары турында сөйләргә тәкъдим ителә. Конкурс дүрт форматта үткәрелә: эссе, видеоролик, презентация һәм рәсем.

Гаризалар «Җиңүчеләрнең оныклары» конкурсы сайтында13 ноябрьдән киләсе елның 30 гыйнварына кадәр кабул ителә. Шунда ук 28 февральдә җиңүчеләр исемлеген бастырачаклар.

Җиңүчеләр бүләкләү тантанасында катнашу өчен Мәскәүгә чакырылачак, алар кыйммәтле бүләкләр алачак.

Шулай ук, Мәскәүдә якын һәм ерак чит илләрдә Үлемсез полк йөрешен оештыручыларның конкурста җиңүчеләре катнашлыгында Халыкара форум узачак. Конкурста катнашучылар җибәргән геройларның фотосурәтләре һәм аларның тарихлары авторның уникаль картинасы нигезендә ясалган интерактив паннода мәңгеләштереләчәк.

Фото: resbash.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас