+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 ноябрь 2024, 10:27

Яңа проектларга нигез салынды

Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы "Инвестиция сәнатен" үткәрде.

Яңа проектларга нигез салындыЯңа проектларга нигез салынды
Яңа проектларга нигез салынды

Анда төбәк сәнәгатендә һәм авыл хуҗалыгында яңа башлангычлар каралды.

Октябрьский шәһәрендә тимер-бетон әйберләр җитештерү цехы төзелеше проекты турында «СпецБетон+» компаниясе директоры Вячеслав Масленников сөйләде.

Бу башлангычны тормышка ашыруга 60 миллион сум юнәлтеләчәк. Яңа производство төзелеш компанияләренең бетон һәм тимер-бетон әйберләргә ихтыяҗын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук яңа цех ярдәмендә 15 эш урыны барлыкка киләчәк.

Төбәкнең инвесткомитеты тәкъдим ителгән проектны хуплады һәм аңа салым ташламалары белән өстенлекле статус бирде. Моннан тыш, компанияләр Башкортстан сәнәгатен үстерү фонды линиясе буенча җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә һәм ташламалы финанслауга заявка әзерләүдә ярдәм итәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас