Очрашуда жюри әгъзалары 14 номинациядә билгеләнгән, махсус эшләнгән критерийлар буенча премиягә кергән конкурс заявкаларын бәяләде, объектлар буенча презентацияләр тыңлады. Барлыгы - 30 объект-номинант.
- Башкортстан - Русиядә торак төзелеше лидерларының берсе. Уңайлылык дәрәҗәсе, төзелеш алып баручыларның төзелә торган торак комплекслары илнең иң яхшы проектларыннан калышмый. Республика премиясе төзелеш тармагының җитди лидерларын ачыкларга һәм аларның киләчәктәге эш юнәлешен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте жюри әгъзасы, төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов.
Премия жюрие әгъзалары - Русиянең төзелеш тармагының әйдәүче белгечләре, дәүләт хакимиятенең профильле органнары вәкилләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлегендә экспертлар. Бу бәяләү процессының объективлыгын һәм ачыклыгын гарантияли.
Премияне оештыручы булып Башкортстан Хөкүмәте, Төзелеш һәм архитектура министрлыгы һәм Уфа шәһәре хакимияте ярдәмендә Башкортстан Республикасы Төзүчеләр ассоциациясе тора.
Фото: pravitelstvorb.ru