“Диалог Регионы” оешмасының аналитик бүлеге башлыгы Сергей Маклаков билгеләп үткәнчә, хәзерге дөньяда мәгълүмат гадәттән тыш тизлек белән тарала, көн саен бик күп яңалыклар һәм мәкаләләр белән очрашырга туры килә, әмма барлык мәгълүматның да дөрес булмавын истә тотарга кирәк.
“Фейк - ул еш кына кискен эмоциональ характердагы ялган, яки өлешчә ялган мәгълүмат, һәм теге яки бу дәрәҗәдә ниндидер социаль куркыныч тудыра торган мәгълүмат. Фейклар алдау һәм манипуляция максаты белән барлыкка килергә һәм таратылырга мөмкин, шулай ук белмәү, яки үзләренә, үз брендына яисә продукциясенә игътибарны арттырырга теләүчеләр дә бар. Әмма фейкларның мәгълүмати сугышлар кысаларында һәм сәясмәннәрне һәм оешмаларны дискредитацияләү максатында барлыкка килүе күпкә куркынычрак. Кызганычка каршы, фейклар ясау - безнең заманда аерым һөнәр дип аталырга мөмкин булган хокукка каршы гамәл. Фейкларның җәмгыять өчен җитди тискәре нәтиҗәләре булырга мөмкин. Алар иҗтимагый тәртипсезлекләргә, паникага, киңкүләм мәгълүмат чараларына ышанмауга, җыелган акчаларны югалтуга, ориентирлар һәм карашларның үзгәрүенә китерергә мөмкин. Фейклар конфликтлар тудыру, сәяси оппонентларны дискредитацияләү һәм хәтта нәфрәт тарату өчен кулланыла ала”, - дип аңлата эксперт.
Сергей Маклаков, фейклар белән көрәшү өчен мәгълүматның дөреслеген тикшерергә ярдәм итә торган фактчекинг мәйданчыкларын үстерергә кирәк, дип ассызыклады. Шулай ук, дөрес мәгълүматны верификацияләргә һәм аны дөрес булмаган мәгълүматтан аера белергә тиешле профильле белгечләрнең пулын формалаштыру мөһим. Кешеләр үзләре алган мәгълүматны тәнкыйть күзлегеннән бәяли алсын һәм манипуляторлар хәйләләренә бирешмәсен өчен халыкның медиаграмоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү дә мөһим.
- Шуны аңлау мөһим: фейклар - бик җитди нәтиҗәләргә ия булган проблема, өстәвенә, бөтен җәмгыять өчен. Шуңа күрә аңа каршы көрәш өчен катгый чаралар күрергә кирәк, - дип өстәде белгеч.
Башкортстанда ялган мәгълүматны уңышлы фаш итүче булып “Фактчекинг по-башкирски” телеграм-каналы тора. Ярты ел эчендә генә дә, майдан ноябрьгә кадәр, республикада 373 төрле фейк кире кагылды. Шунысы кызыклы: аларның күпчелеге (дөрес булмаган 145 хәбәр) “Пруфы” басмасы һәм аларның каналлары тарафыннан бастырылган.
Быел “Пруфы” инде берничә тапкыр суд эшләре белән бәйле җәнҗалларга эләккән. Май аенда Совет районы суды җәмәгать судьясы “Пруфы”ның баш мөхәррире вазыйфасын башкаручы Рамил Рәхмәтовны һәм цензурасыз лексика өчен “Свободные медиа” редакциясен штрафка тарттырды (яңалыклар сайтында мәкаләләрнең берсендә сүгенү сүзләре белән видео бастырылган өчен). Суд Рамил Рәхмәтовны - 5 мең сумга, ә “Пруфы” басмасы карамагындагы “Свободные медиа” юридик берәмлеген 20 мең сумга штрафка тарттырды. Шуннан соң “Роскомнадзор” редакциягә кисәтү чыгарды. Әгәр басма берничә тапкыр мондый кисәтүләрне алса, аны суд карары буенча ябарга мөмкиннәр.
Октябрьдә Уфаның Киров районы суды “Пруфы” нәшире Рәүфә Рәхимовага карата административ хокук бозу турындагы эшне карады. Аны Русия КоАПы 20.3.3нче мәддәсенең 1нче өлеше (“Русия Федерациясе Кораллы Көчләрен дискредитацияләүгә юнәлтелгән ачык гамәлләр”) буенча җәлеп иттеләр. Судның матбугат хезмәтендә "аны административ хокук бозуда гаепле дип таныдылар һәм 30 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләделәр", дип хәбәр иттеләр. Карар әлегә законлы көченә кермәде. Хокук саклау органнары социаль челтәрләрдә Рәүфә Рәхимованың язмаларын анализлаган һәм, медиаменеджер махсус хәрби операциягә тискәре караш формалаштыра һәм республика халкын СВОда катнашудан баш тарту позициясен белдерә, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Ноябрьдә суд коммерцияле булмаган “Свободные медиа” автоном оешмасының юридик берәмлеген Русия КоАПның 13.15нче мәддәсенең 9нчы бүлеге тарафыннан каралган административ хокук бозуны кылуда гаепле дип танырга һәм дәүләт табышына 200 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләргә карар чыгарды. “Роскомнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә басмага һәм баш мөхәрриргә карата Русия КоАПы 13.15нче мәддәсе буенча административ беркетмәләр төзелгән, дип аңлаттылар (9нчы бүлек), шул исәптән җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын киңкүләм бозу куркынычы тудырырга сәләтле ышанычлы хәбәрләр рәвешендә ачыктан-ачык дөрес булмаган иҗтимагый әһәмиятле мәгълүматны тараткан өчен. Закон нигезендә мондый хокук бозулар өчен штраф суммасы вазыйфалы кешеләр өчен - 200 мең, юридик берәмлекләр өчен 250 мең сумга кадәр тәшкил итә. “Пруфы”ның баш мөхәрриренә карата эшне карауны 10 декабрьгә күчергәннәр, чөнки җавапчы үткән суд утырышына килмәгән.
Башкортстан Журналистлары берлеге рәисе Вәдүт Исхаков билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта ялган мәгълүмат күп тапкырлар арткан, бигрәк тә социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда төгәл булмаган мәгълүматка юлыгырга мөмкин. Фейкларның рәсми киңкүләм мәгълүмат чараларында бастырылуы бигрәк тә күңелсез хәл.
- Әйе, кызганычка каршы, фейк мәгълүмат хәзер бик күп. Интернет, бигрәк тә телеграм-каналлар фейклар белән тула. Һәм алар вируслар кебек тиз тарала. Социаль челтәрләр, мессенджерлар ялган яңалыклар чыганагы булып тора, аларга күпләр ышанмый, ә дөрес булмаган, ачыктан-ачык ялган мәгълүматны рәсми рәвештә күпсанлы укучы аудиториясе булган киңкүләм мәгълүмат чараларының тиражлавы аяныч. Чынлыкта исә бу бик моңсу, һәм, кем әйтмешли, бернинди капкаларга сыймый... Хәер, моның ни өчен эшләнгәнлеге аңлашыла. Трафик, сенсация һәм башкалар артыннан куганда кайберәүләр бернидән дә тартынып тормый, алар өчен барлык чаралар да яхшы, шул исәптән иң пычраклары да, - дип билгеләп үтә Вәдүт Исхаков.
Фейкларга ничек каршы торырга? Аларга каршы иммунитет эшләп буламы? Монда бер генә киңәш - тәнкыйди фикерләүне үстерү, игътибарлырак булу. Һәм шул вакытта чынбарлыкны фейктан аерырга өйрәнергә мөмкин.
Вәдүт Исхаков фейклар тараткан өчен нинди җәза булырга мөмкинлеген искәртте. Хәзер җаваплылык катгыйландырылды, дип ассызыклады ул. Моның өчен зур штраф яный - миллион ярым сумга кадәр, хәтта төрмә срогы да”, дип яза i-gazeta.com.
Фото: i-gazeta.com