+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 ноябрь 2024, 07:25

“Спутник FМ” - өч тапкыр “Радиомания-2024” премиясе лауреаты!

“Спутник FМ – Уфимская волна” хәбәрчесе илнең радиотапшырулар өлкәсендә төп бүләген – “Радиомания” милли премиясен алды. Бер генә түгел, берьюлы өчне! Бүләкләрне тапшыру 22 ноябрьдә Мәскәүдә узды.

“Спутник FМ” - өч тапкыр “Радиомания-2024” премиясе лауреаты!“Спутник FМ” - өч тапкыр “Радиомания-2024” премиясе лауреаты!
“Спутник FМ” - өч тапкыр “Радиомания-2024” премиясе лауреаты!


“Радиомания” милли премиясе 2002 елдан бирле тапшырыла. Бу - илнең радиоиндустриясендә төп бүләк, шуңа күрә аны очраклы рәвештә генә “радио Оскар”ы дип атамыйлар. Быел премиягә илнең барлык почмакларыннан 300дән артык эш бирелгән. Җиңүчеләр 22 номинациядә билгеләнде.

“Спутник FM” радиосы хезмәткәрләре өч номинациядә бүләккә лаек булды. “Радио-уен” номинациясендә Русия Академиясе академикларының югары бәясен “Делайте ставки, Господа!” уены алды. “Ирекле номинация”дә икенче “радио Оскар”ына коллектив “Чак-Чак Норис. Городские приключения” программалары сериясе өчен лаек булды. Өченче премия “Уфимская волна. Музыкальные истории” тапшыруы циклы өчен “Музыкаль программа” номинациясендә тапшырылды.

Шулай итеп, “Спутник FМ - Уфимская волна” радиосының бүләкләре арасында хәзер барлыгы 17 “Радиомания” премиясе бар. Бу - төбәк радиостанциясенең зур уңышы.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас