Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XX форумында бер мәйданчыкта ашалган урама саны буенча рекорд куярга планлаштыралар. Красноусол кулинарлары, Башкортстан кулинарлары, рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе әгъзалары Зифа Топычканова, Динә Платонова һәм Минзәлә Исхакова үзенең зурлыгы һәм авырлыгы белән кунакларны таң калдырачак милли татлы ризык әзерләүгә керештеләр.
Урама— башкорт, татар һәм үзбәк кухнясы камыр ашы, ул спиральгә төрелгән, майда кыздырылган камырның нечкә кисәкләреннән тора. Традиция буенча урама һәр бәйрәм өстәленең бизәге булып санала.
Осталар 2100 «спираль» пешерергә тиеш, аларның һәркайсының авырлыгы 75-100 грамм. Масштаблы композиция әзерләү өчен бер атна вакыт кирәк булачак.
Бәйрәм урамасы композициясен Башкортостан Республикасы флагы төсләрендә Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең ХХ форумы гастрофестивале мәйданчыгында башкарачаклар. Аның биеклеге 2,5 метр, ә авырлыгы 200 килограммнан артык булачак. Татлы ризыкны теләгән һәркем татып карый алачак.
Фото: russia-and-kazakhstan-forum.com/