+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 ноябрь 2024, 17:59

Республиканың социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды

Башкортстан Хөкүмәтендә төбәк Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә киңәйтелгән утырыш узды.

Республиканың социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалдыРеспубликаның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды
Республиканың социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, мондый формат төбәкнең закон чыгару органы белән тагын да нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек урнаштырырга мөмкинлек бирә. Ул депутатлар корпусына нәтиҗәле эшчәнлеге, республика үсешенең төп мәсьәләләре буенча конструктив фикер алышулары өчен рәхмәт белдерде.

Алга таба агымдагы елда республиканың социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды. 9 ай нәтиҗәләре буенча, сәнәгать җитештерүе индексы 104,7 процент тәшкил итте, бу - Русиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак.

Төзелеш өлкәсендә шактый югары темплар саклана. Монда үсеш 10 проценттан артык. Бу уртача Русия темпларыннан 7,8 процент пунктка югарырак.

Гыйнвар-октябрь айларында 2,5 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Бу 2010-18 елларда төзелгән еллык күләмнәрдән күбрәк.

Беренче яртыеллык йомгаклары буенча инвестицияләр 26,6 процентка арткан. Монда Башкортстан Русиядәге уртача динамиканы 2,4 тапкыр узып китә.

Агымдагы елның гыйнвар-август айларында номиналь хезмәт хакы 64,5 мең сумга җитте һәм 17,6 процент үсеш күрсәтте.

Эшсезлек тарихи минимумнар дәрәҗәсендә саклана. Ул 1,8 процентка кадәр кимегән (июль-сентябрь). Гомумрусия күрсәткече 2,4 процент тәшкил итте.

Хөкүмәт утырышында билгеләп үтелгәнчә, республиканың быелга һәм өч елга фаразланган параметрлары агымдагы динамиканы һәм үсеш тенденцияләрен исәпкә ала.

Утырышта чыгыш ясап, Константин Толкачев төбәк Хөкүмәте белән уртак фикер алышулар уздыру кирәклеген ассызыклады.

- Бюджетны формалаштыру буенча төп эш төгәлләнде, асылда, бер генә юнәлеш тә бюджеттан финансланмыйча калмады. Бүген без сезнең белән беренче укылышта каралачак проект турында фикер алышабыз. Минем уйлавымча, депутатлар корпусы алга таба, әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, кайбер төзәтмәләр кертәчәк, - дип билгеләде Дәүләт җыелышы спикеры.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас