+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 ноябрь 2024, 03:10

“Алар игелекле эш башкара”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров хатын-кызлар отрядларына тиешле ярдәм күрсәтергә кушты.

“Алар игелекле эш башкара”“Алар игелекле эш башкара”
“Алар игелекле эш башкара”

Хөкүмәтнең кичә үткән оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БСТ телеканалының “Башкортстан каникуллары” проекты авторлары Альбина Касыймханова һәм Дмитрий Каретконы “ТЭФИ-Регион” Бөтенрусия телевизион конкурсында җиңүләре белән котлады. Тапшыру “Мәгърифәт программасы” номинациясендә иң яхшысы дип табылды.


Радий Хәбиров программа авторларына республика Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. “Бу – бик сыйфатлы программаны тану. “ТЭФИ-Регион”да соңгы җиңү 12 ел элек булган иде, димәк, бу – безнең компаниянең һәм тапшыру авторларының һичшиксез уңышы, — диде Радий Хәбиров. – Программа зур әһәмияткә ия, ул – республикада туризмны үстерү буенча үткәрелгән зур эшнең бер өлеше”. Программа авторлары җавап чыгышында төбәк Башлыгына рәхмәт белдерде.

Киңәшмәдә республика Башлыгы Мәскәү вузлары студентлары белән очрашуы турында сөйләде. “Очрашуга 100дән артык студент килде. Бик талантлы кызлар-егетләр, аларның бер өлеше туган республикаларына кайтырга ниятли. Безнең төбәктә булган вакыйгалар уңаеннан үз тәкъдимнәрен керттеләр, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров һәм Премьер-министр вазыйфасын башкаручы Андрей Назаровка йөкләмәләр бирде. – Алар белән даими аралашырга кирәк, аларда бу кызыксыну уята. Киләсе елның беренче кварталында тагын бер очрашу оештыру зарур”.

Республика Башлыгы Салават шәһәре хакимиятен һәм республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгын ихата­ларның берсен сыйфатсыз төзекләндергән өчен тәнкыйть утына тотты. Исегезгә төшерәбез: шәһәр буенча эш сәфәре вакытында төбәк җитәкчесе “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында алты торак йорт урнашкан яңартылган территориядә булды, әмма нәтиҗә аны бөтенләй канәгатьләндермәде. “Ихата, минем күзаллавымча, әзер түгел. Дөресен генә әйткәндә, мин анда прокуратураны җибәрергә уйлаган идем. Сметада газоннар эшләү проектланмаган икән. Минемчә, бу – Торак-коммуналь хуҗалык министр­лыгының, ихатаны кабул иткән шәһәр башлыгының эшләп бетермәве. 150 мең кеше яшәгән шәһәр ишегалдын тәртипкә китерү өчен өстәмә акча табып була иде бит. Минем тәнкыйтьтән соң бер көн эчендә барысын да эшләделәр”, – диде ул.

Башкортстан Башлыгы СВО зонасыннан кайткан беренче хатын-кызлар отряды волонтерлары турында сөйләде. “Хатын-кызларыбыз Русиянең яңа террито­рияләрендәге госпитальләрдә эшләргә теләк белдерде. Алар игелекле һәм кирәкле эш башкара. Аларның берсенең улы махсус операциядә катнаша, ә икенчесенеке анда һәлак булган. Без отряд эшен дәвам итәргә булдык, волонтерларга ярдәм итәргә кирәк”, – диде Радий Хәбиров.

Чарада, шулай ук, Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Моратовның Русия һәм Казахстанның ХХ төбәкара хезмәттәшлек форумына әзерлек турында чыгышы тыңланды. “Форумга 3 меңнән артык кеше киләчәк. 30 төбәктән делегация көтәбез. Алты делегацияне шәхсән губернаторлар җитәкләячәк”, – диде ул. Чарада катнашучыларны бай эшлекле һәм мәдәни программа көтә. Ике көн дәвамында Русия һәм Казахстан төбәкләре арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек потенциалын гамәлгә ашыру, ике илнең төбәкара элемтәләрен һәм сәнәгать кооперациясе мөмкинлекләрен киңәйтү темасына фикер алышулар узачак.

Уфада Беларусьның Генераль консуллыгы ачылачак. Бу хакта Беларусь Илчелегенең Башкортстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Артур Карпович хәбәр итте. Шул рәвешле, алты Русия төбәге белән эшләү өчен җавап бирүче бүлекчә функцияләре һәм штаты киңәйтеләчәк. Белоруссия Илчелеге киңәшчесенә сүз биреп, Башкортстан Башлыгы аңа нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас