+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 ноябрь 2024, 04:28

“Иҗади мәйдан” берләштерде!

Бөтендөнья башкортлары корылтаеның VI съездын каршылап  

“Иҗади мәйдан” берләштерде!“Иҗади мәйдан” берләштерде!
“Иҗади мәйдан” берләштерде!

2022 ел Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы белән “Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирасы елы” дип игълан ителгән иде. Ел девизы итеп башкорт халык эпосы Урал батыр сүзләре сайланды: “Яҡшылык булһын атығыҙ, кеше булһын затығыҙ!” Бу лозунг астында Башкортстанда һәм Русия Федерациясе субъектларында башкортлар тупланып яшәгән урыннарда төрле чаралар узды.

“Иҗади мәйдан” — үзенчәлекле елның төп чарасы булды. Бу проект буенча республиканың һәм федераль дәрәҗәдәге сәнгать эшлеклеләре районнардагы коллегалары белән очрашты.
Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты әгъзасы, Кинематографистлар берлеге рәисе Зөһрә Буракаева билгеләвенчә, үзешчән театр җитәкчеләре, режиссерлар, сценаристлар һәм видеографлар, яшь рәссамнар — гомумән, төрле тармактагы иҗат кешеләре һәр очрашуны кабатланмаслык иткән.


— Проект буенча республика территориясе җиде зонага бүленде, һәр зонаның үз нечкәлекләре һәм ихтыяҗлары булуын искә алып, каядыр — кинорежиссерларны, ә каядыр рәсем сәнгате осталарын, актерларны, музыкантларны яисә драматургларны алып бару максатка ярашлы булды, — ди Зөһрә Дикъкать кызы. — Өстәвенә, әзерлек вакытында территорияләр белән элемтәләре булган профессионаллар табарга тырыштык — я биредә туып-үскән, я үз иҗатының бер өлешен шушы якларга багышлаган кешене. Профессионалларның бурычы үз казанышларын тәкъдим итүдән түгел, ә урындагы иҗади бергәлекне нәрсәгәдер өйрәтүдән гыйбарәт иде. Бу очрашулар чакырылган сәнгать эшлеклеләре өчен дә файдалы булды, алар иҗат өчен яңа илһам алды.


“Иҗади мәйдан”ның җиде зонасы республиканың барлык районнарын һәм шәһәрләрен колачлаган, йомгаклау чарасы Уфада узган, анда 2067 кеше катнашкан.
Мәсәлән, Бөрҗән районына Урал аръягы районнары вәкилләре җыелган. Стәрлебаш районы үзәк зонадагы 6 районны колачлаган. Ярмәкәйгә көнбатыш районнары җәлеп ителгән. Агыйдел шәһәрендә чара төньяк-көнбатыш зона вәкилләре өчен оештырылган. Дуван районына Башкортстанның төньягы һәм төньяк-көнчыгышында яшәүчеләр җыелган. Салават шәһәренә 12 районнан һәм Салават, Стәрлетамак, Күмертау, Мәләвез шәһәрләреннән килгәннәр. Уфада җиде районнан 250 катнашучы очрашкан.


Зөһрә Буракаева билгеләвенчә, проектның әһәмияте бик зур. Бу чара кысаларында төрле яшьтәге кешеләр күп фәһем алган.
— Үземнең кино буенча юнәлешне генә алыйк. Күпләр бу тармактагы кинорежиссер, оператор кебек һөнәрләргә ничек ия булырга, кайда укырга, аның өчен нинди имтиханнар бирергә кирәклеген белми. Шуның өчен яшьләрне, үсмерләрне җәлеп итәрлек “осталык дәресләре” бик уңышлы булды, — ди ул. — Без дә үзебез өчен күп яңалык ачтык, тугын ягыбызның искиткеч төбәкләре белән таныштык. Мәсәлән, Бөрҗән районының Кыпчак авылы гаҗәпләндерде. Анда халык сәламәт яшәү рәвеше алып бара, хәтта үзләренең мини-олимпиадалары үтә. Авыл мәктәбендә робототехника түгәрәгенә кадәр бар.


Зөһрә Дикъкать кызы “Иҗади мәйдан”ның Бөтендөнья башкортлары корылтае оештырган иң уңышлы проектларның берсе булуын һәм киләчәктә дә шундый мәдәни чараларда актив катнашу теләге барлыгын билгеләде. Тиздән үтәчәк съездда яшь буын өчен чараларны күбрәк оештыру кирәклеге мәсьәләсе күтәрелер, дигән ышанычын да белдерде.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас