-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 ноябрь , 18:50

Радий Хәбиров Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко белән очрашты

26 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Омск өлкәсе губернаторы, төбәк Хөкүмәте Рәисе Виталий Хоценконың очрашуы узды, ул республика башкаласына Русия белән Казахстанның ХХ төбәкара хезмәттәшлеге форумында катнашу өчен килде. Көн тәртибендә - икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле өлкәләрендә багланышларны үстерү.

Радий Хәбиров Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко белән очрашты
Радий Хәбиров Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко белән очрашты
Башкортстан Башлыгы ике төбәкнең эшлекле элемтәләрен ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте.

- Республика өчен Омск өлкәсе белән хезмәттәшлекне киңәйтү актуаль. Моңа икътисадның үсеш алган нефть химиясе сәнәгате белән охшаш структурасы да этәрә. Бу юнәлеш үзара мөнәсәбәтләр үсешенең яхшы ноктасы булырга мөмкин. Без шулай ук сәүдә әйләнешен арттыру белән дә кызыксынабыз, аерым алганда, авыл хуҗалыгы продукциясе сегментында, - диде Радий Хәбиров. - Моннан тыш, фәнни-мәгариф учреждениеләре хезмәттәшлеге дә яхшы нәтиҗә бирергә мөмкин. Бу җәһәттән дә перспектив уртак проектлар буенча фикер алышырга әзер.

Виталий Хоценко Башкортстанның икътисад һәм социаль өлкәдәге потенциалын югары бәяләде, шулай ук Башкортстан һәм Омск өлкәсе предприятиеләре кергән тцбщкара сәнәгать кластерының уңышлы эшен билгеләп үтте.

- Без республиканың һәм аның башкаласы Уфаның динамик үсешен күрәбез. Шәһәр Русия картасында эшлекле һәм мәдәни үзәкләрнең берсе, хәзерге иҗтимагый киңлекләр, урындагы халык һәм кунаклар өчен кызыклы, - дип ассызыклады Виталий Хоценко. - Бездә, чыннан да, көчле нефть эшкәртү кластеры төзелде. Бу секторда бик күп эре предприятиеләр эшли. Авыл хуҗалыгы да үсеш темпларын күрсәтә. Шул ук вакытта Башкортстанның фән-мәгариф, шулай ук спорт инфраструктурасын үстерү тәҗрибәсе безнең өчен бик кызыклы.

Виталий Хоценко Башкортстан делегациясен төбәк мөмкинлекләре белән танышу һәм уртак инициативаларны гамәлгә ашыру өчен яңа юнәлешләр билгеләү өчен Омск өлкәсенә чакырды.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: