+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 ноябрь 2024, 08:40

Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлек форумы старт алды

26 ноябрьдә Уфада Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XX форумы старт алды.

Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлек форумы старт алдыРусия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлек форумы старт алды
Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлек форумы старт алды
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның ноябрендә Ырынбурда Россия һәм Казахстан арасында XVIII Төбәкара хезмәттәшлек форумының пленар утырышы вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елда Уфада форум үткәрергә тәкъдим итте. Русия һәм Казахстан ягы бу инициативаны хуплады. 2023 елның ноябрендә Костанаөда узган Казахстан һәм Русия төбәкара хезмәттәшлегенең XIX Форумының пленар утырышында Русия Президенты Владимир Путин киләсе елга барлык катнашучыларны Уфага чакырды.

Рәсми чаралар башланыр алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ике дәүләтнең халык сәнгать һөнәрләре күргәзмәсен карады, ул яңа Көрәш сарае мәйданчыгында оештырылган.

Биредә Русиянең 10 төбәгеннән - Мәскәү, Марий Эл, Дагыстан, Саратов, Ырынбур, Төмән, Удмуртия, Омск һәм Ульяновск өлкәләреннән 60 оешма үз продукциясен тәкъдим итә. Экспонентлар арасында - Башкортстаннан 20 һөнәрче.

Казахстан делегациясе Алмата һөнәрчелек палатасы, «Алтын Урда» халыкара һөнәрчеләр академиясе, шулай ук кием һәм аксессуарлар дизайнерлары эшләнмәләре күргәзмәсен әзерләгән. Күргәзмәгә килүчеләр өчен чит ил кунаклары осталык дәресләре күрсәтә.

Форум кысаларында рәсми һәм эшлекле очрашулар, панель дискуссияләр, «Русиядә һәм Казахстанда яшьләр эшкуарлыгы: тәҗрибә алмашу һәм партнерлык перспективалары» сессиясе, шулай ук Русия-Казахстан эшлекле советы утырышы узачак. 27 ноябрьдә узачак пленар утырышта онлайн-форматта Русия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев катнашачак.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Башкортстан Башлыгы Русия белән Казахстан арасындагы XX Форумның республика үсеше өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

- Бу форум - тышкы икътисади мөнәсәбәтләр төзүнең бер элементы. Болар барысы да бизнес алып бару өчен күперләрне җайга салу өчен эшләнә. Чөнки нигездә һәрвакыт икътисад. Без хезмәттәшләребез тыныч кына Казахстанда эшләсен өчен Казахстан бизнесы республикага инвестицияләсен өчен яхшы шартлар тудырырга тиеш. Иң мөһиме шул, - диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, юбилей форумында чараның бөтен тарихында рекордлы санда катнашучыларны кабул итә.

- Әлегә кадәр теркәү бара, инде 3 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. 30 төбәк үз рәсми делегацияләрен җибәргән, шуларның җидесен губернаторлар җитәкли. Иртәгә Казахстанның Премьер-министр урынбасары - Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Галымҗан Койшыбаев җитәкчелегендәге өлкә җитәкчеләре белән зур делегациясен көтәбез, - дип аңлатты Радий Хәбиров. - Шулай ук форумга Казахстан һәм Русия мәдәниятен күрсәтәчәк спортчылар һәм иҗат коллективлары да килде. Шуңа күрә катнашучыларның гомум саны шактый зур.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас