-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 ноябрь , 18:53

Туризм һәм шифаханәләр турында сөйләшенде

Радий Хәбиров Башкортстан һәм Казахстан республикалары арасында авиаэлемтәне үстерүнең мөһимлеген ассызыклады.  

Туризм һәм шифаханәләр турында сөйләшенде
Туризм һәм шифаханәләр турында сөйләшенде

Төбәк Башлыгы Русия белән Казахстанның ХХ төбәкара хезмәттәшлеге форумы кысаларында билгеләп үткәнчә, бу башта ук исәпкә алынган – күрше дәүләт белән икътисади интеграцияне тизләтүне планлаштыру этабында ук.

- Эшләргә кирәк булган беренче эш - авиаэлемтәне җайга салу. Хәзер безнең Алма-Атага һәм Астанага рейслар бар. Нигездә елның билгеле бер вакытында очалар, чыннан да, барлык рейслар тула, – дип сөйләде Радий Хәбиров.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, республика Башлыгы Казахстан белән Башкортстан арасында туризмны үстерүнең мөһимлеген аерым билгеләп үтте. Ул «Башкортское долголетие» программасын телгә алды, аның кысаларында бюджет Башкортстан пенсионерлары өчен юлламалар һәм билетлар бәясен компенсацияли. Әлеге проект ярдәмендә төбәкнең өлкән яшьтәге кешеләре тарихи объектларда булып, күрше дәүләтнең заманча тормышына чума алдылар.

Әмма Башкортстан Казахстан туристларын җәлеп итү белән дә кызыксына. Моның өчен республикада барлык шартлар да тудырылган.

- Үз чиратыбызда, без Казахстаннан килгән коллегаларыбызга Башкортстанны карарга тәкъдим иттек. Безнең республика медицина туризмы өлкәсендә бик зур хезмәтләр күрсәтә. Һәм, сүз уңаеннан, Казахстан партнерлары моның белән актив файдалана, - дип билгеләде Башкортостан Башлыгы.

Ул шулай ук ассызыклаганча, Башкортстан шифаханәләре челтәре өчен төп, чит ил партнеры һәм төп чит ил туристлары – нәкъ менә Казахстан туристлары.

Фото: Евгений Немков

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: