-6 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 ноябрь 2024, 17:50

Казахстан делегациясе ЦУР эшчәнлеге белән танышты

үген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Уфага Русия белән Казахстанның ХХ төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашу өчен килгән Казахстан Премьер-министры урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Галимҗан Койшыбаев Республика белән идарә итү үзәгендә булдылар.

Казахстан делегациясе ЦУР эшчәнлеге белән танышты
Казахстан делегациясе ЦУР эшчәнлеге белән танышты

Галимжан Койшыбаев республика халкыннан мөрәҗәгатьләр мониторингы һәм аналитикасы блогы эше белән танышты. Аңа "Инцидент-менеджмент" мәгълүмати системасын да күрсәттеләр, ул социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирергә һәм кискен мәсьәләләрне үз вакытында хәл итәргә мөмкинлек бирә - бер атна эчендә биредә халыкның уртача 5 мең хәбәре эшкәртелә.

Казахстан делегациясен «Ташкын 2.0» автоматик гидромониторингы системасы һәм «Урман сакчысы» системасы кызыксындырды. Беренчесе Башкортстан сулыкларында су дәрәҗәсен күзәтергә мөмкинлек бирә. Бу республика елгаларында 54 һәм сусаклагычларда 3 тикшерү ноктасы булу нәтиҗәсендә мөмкин. “Урман сакчысы” системасы исә 14 комплексны үз эченә ала, алар ярдәмендә тау һәм урман җирлегендә янгыннарны күзәтәләр.

Галимжан Койшыбаев билгеләп үткәнчә, Республика белән идарә итү үзәгендә ул уникаль эшләнмәләр күргән, шул исәптән Казахстан өчен аеруча актуаль булган язгы ташкыннарны фаразлау һәм урман янгыннары мониторингы.

- Күренеп тора, Башкортстанда төбәк белән идарә итүдә электрон санлы карарларга, санлы менеджментка зур игътибар бирелә. Бу республиканың әлеге тармакта алдынгы урыннарны алып торуын күрсәтә, - диде Галимҗан Койшыбаев.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: