-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 ноябрь , 17:45

Казахстан - республикабызның төп партнёрларының берсе

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Казахстан Премьер-министры урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Галимҗан Койшыбаев белән очрашты. Ул республика башкаласына Русия һәм Казахстанның ХХ төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашу өчен килде.

Казахстан - республикабызның төп партнёрларының берсе
Казахстан - республикабызның төп партнёрларының берсе

Көн тәртибендә - икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле юнәлешләрендә багланышларны үстерү. Очрашуда шулай ук Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Ермек Кошербаев, бу илнең Русиядәге Илчелеге киңәшчесе Ерлан Шамишев һәм Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков катнаштылар.

Башкортстан Башлыгы ике яклы эшлекле элемтәләрне ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте.

- Казахстан - республикабызның төп партнёрларының берсе. Төбәкнең тышкы сәүдә әйләнешенең зур өлеше сезнең илгә туры килә. Үзара сәүдәнең күпчелек өлеше - өстәмә кыйммәткә ия продукция, - дип ассызыклады Радий Хәбиров, - Бездә Казахстан җитәкчелеге белән элемтәләрен үстерү буенча килешенгән "юл картасы" бар. Ул машина төзелеше һәм нефть-газ химиясе, агросәнәгать комплексы, сәламәтлек саклау, туризм өлкәсендәге проектларны үз эченә ала. Хәзер без бу документны актуальләштерү өстендә эшлибез.

Казахстан делегациясе башлыгы Башкортстан җитәкчелегенә делегациянең Уфага сәфәрен оештыруда ярдәм итүләре һәм Русия белән Казахстанның ХХ төбәкара хезмәттәшлеге форумының югары дәрәҗәдә әзерләнүе өчен рәхмәт белдерде.

- Кунакчыл Башкортстан җирендә матур кабул итүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Мин күптән Уфада булмадым һәм шәһәр бик үзгәргән дип әйтә алам. Төбәкнең барлык халкын башкаланың 450 еллыгы белән котлыйм, ул Русиянең мөһим эшлекле, мәгариф һәм фәнни үзәгенә әверелде. Шуңа күрә Уфаның Русия белән Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлеге форумы уздыру мәйданчыгы булуы гадел, - дип билгеләде Галимжан Койшыбаев. - Без Русия белән мөнәсәбәтләрне яхшы темплар белән үстерәбез, һәм монда Башкортстан белән багланышлар мөһим урын алып тора. Шул ук вакытта без, Радий Фәритович, Сез телгә алган өлкәләрдә хезмәттәшлекне алга таба да ныгыту өчен югары потенциал күрәбез. Ышанам, безнең очрашу бу эшкә яхшы этәргеч булыр.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: