-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 ноябрь , 17:55

Уфада гастрофестиваль һәм техника күргәзмәсе дәвам итә

Башкортстан башкаласында Русия белән Казахстан арасында XX төбәкара хезмәттәшлек форумы уза. Бу мөһим чара кысаларында уфалылар һәм шәһәр кунаклары Көрәш сарае каршында оештырылган «Каз һәм бал» гастрофестивалендә һәм техника күргәзмәсендә онытылмас тәэссиротлар алырга мөмкин.

Уфада гастрофестиваль һәм техника күргәзмәсе дәвам итә
Уфада гастрофестиваль һәм техника күргәзмәсе дәвам итә


"Каз һәм бал" гастрофестиваленә инде меңнән артык кеше килде, алар милли кухня төрлелеге мохитенә чумды. Махсус оештырылган мәйданчыкта җәмәгать туклануының 30 ноктасы тәкъдим ителгән, анда ит ризыклары, үлән чәйләре, камыр, бал, кымыз һәм казах, татар, башкорт, урыс, үзбәк кухняларын тәкъдим итүче башка бик күп ризыклар бар.

Фестиваль программасында уникаль ризыклар әзерләү буенча осталык дәресләре каралган. Кунакларга шулай ук 219 килограмм авырлыктагы иң зур “Кырмыска оясы”н һәм “Урама”ны күрү мөмкинлеге дә булачак.

Моннан тыш, Уфаның Көрәш сарае янында Русия һәм Казахстан төбәкләренең эре габаритлы машина төзелеше техникасы күргәзмәсе эшли. Экспозициядә 18 берәмлек техника тәкъдим ителгән, шул исәптән хәрби вездеход, макси-квадроцикл һәм “Lada” кроссоверы. Күргәзмәнең шактый өлеше Башкортстан җитештерүчеләренең казанышларына багышланган.

Чарага керү бушлай һәм барлык теләүчеләр өчен дә ачык.

Фото: Евгений Немков

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: