-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 ноябрь , 11:00

Уфага Казахстан делегациясе килде

27 ноябрьдә Уфага рәсми эш сәфәре белән Казахстан Премьер-министры урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Галымҗан Койшыбаев, Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Ермек Кошербаев, Костанай өлкәсе хакиме Кумар Аксакалов, Павлодар өлкәсе хакиме Асаин Байханов һәм Төньяк Казахстан өлкәсе хакиме Гауез Нурмөхәммәтов килделәр. Шәһәр аэропортында делегацияне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.

Уфага Казахстан делегациясе килде
Уфага Казахстан делегациясе килде

Төбәк башкаласында Галымҗан Койшыбаев һәм өлкә җитәкчеләре Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XX форумы чараларында катнашачак.

Сәфәр кысаларында делегация вәкилләренең республика Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуы, Русия һәм Казахстанның уртак проектлары һәм халык сәнгать һөнәрләре экспозицияләрендә, шулай ук социаль һәм мәдәни объектларда булуы планлаштырыла.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: