-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 ноябрь , 21:49

Владимир Путин Астанадан Уфа форумын сәламләде

Русия Президенты Владимир Путин Русия һәм Казахстанның Төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашучыларны онлайн-форматта Астанадан сәламләде. Дәүләт башлыгы Казахстан Республикасына ике көнлек визит белән килде.

Владимир Путин Астанадан Уфа форумын сәламләде
Владимир Путин Астанадан Уфа форумын сәламләде

- Кадерле дуслар! Уфада узучы Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XX юбилей форумында катнашучыларны һәм оештыручыларны чын күңелдән сәламлим! Региональ элемтәләр, чыннан да, әһәмиятле, алар безнең ике яклы мөнәсәбәтләр комплексының тотрыклы үсеше өчен нигез булып тора. Соңгы вакытта төбәкләрнең Русия-Казахстан форумнары югары дәрәҗәдә уздырыла, - диде Владимир Путин.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, чарада Русия Федерациясе субъектлары һәм Казахстан Республикасы өлкәләре арасында үзара файдалы партнерлык багланышларын ныгыту мәсьәләләре төп мәсьәләләр буларак карала.

Регионара хезмәттәшлекнең масштаблы программасы ике ил төбәкләренең һәрьяклап үсеше өчен уңайлы шартлар булдыруга, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә, Казахстан белән икътисади багланышларны диверсификацияләүгә юнәлтелгән 150 уртак чараны үз эченә ала.

Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, Уфада Русиянең 30 субъекты һәм Казахстанның 13 өлкәсе вәкилләре җыелган, ягъни алар - нәкъ менә ике яклы партнерлык элемтәләрен киңәйтү буенча гамәли эшчәнлеккә аеруча актив җәлеп ителгән регионнар.

- Форумда катнашучыларның конкрет нәтиҗәләргә ирешүгә, яңа проектларны тормышка ашыруны эзләүгә бергәләп өмет баглавы мөһим. Бу хакта, аерым алганда, имзаланычак төбәкара килешүләр һәм меморандумнар, коммерция контрактлары пакетының күп булуы сөйли, – диде ул.

Фото: russia-and-kazakhstan-forum.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: