-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 ноябрь , 20:31

Хаҗи тәүлегенә 25 тонна сөт эшкәртә!

Бүген Краснокама районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хаҗи сөт заводының җитештерү мәйданчыгында булды. Төбәк җитәкчесе республика ярдәме белән яңартылган предприятие эшчәнлеге белән танышты.

Хаҗи тәүлегенә 25 тонна сөт эшкәртә!
Хаҗи тәүлегенә 25 тонна сөт эшкәртә!

Исегезгә төшерәбез: эшләве тукталып торган сөт заводын реконструкцияләү планнарын 2019 елның октябрендә «Инвестиция сәгате»ндә хупладылар һәм проектны өстенлекле исемлеккә керттеләр.

Әлеге башлангычны гамәлгә ашыру кысаларында мәйданчыкта җитештерү биналарын ремонтлаганнар, инженерлык коммуникацияләрен яңартканнар һәм 160 млн сумлык заманча җиһазлар урнаштырганнар. Инвестицияләрнең гомум күләмендә республика бюджеты акчалары 38 млн сумнан артык тәшкил иткән. Муниципалитет лизинг чыгымнарының бер өлешен каплатуга 2,6 млн сум бүлеп биргән. Моннан тыш, инвесторлар ташламалы кредит алган.

Визит кысаларында Башкортстан Башлыгы продукция җитештерү технологиясе белән танышты. Төбәк җитәкчесе чимал кабул итү участогын, лаборатория комплексын, шулай ук сөт, эремчек кефир, каймак әзерләү линияләрен карап чыкты.

Предприятиене гамәлгә куючы Александр Дегтярев республика җитәкчелегенә проектка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм заводның йөкләнешен тәэмин итү максатында хуҗалыклар белән өстәмә чимал китерү турында сөйләшүләр алып барылуы турында сөйләде. Предприятиенең куәте тәүлеккә 25 тоннага кадәр сөт эшкәртергә мөмкинлек бирә.

Радий Хәбиров производствоны алга таба үстерүнең яхшы перспективаларын билгеләп үтте һәм завод вәкилләренә бу өлкәдә яңа башлангычларга ярдәм итү чаралары турында фикер алышу өчен Хөкүмәттә үтүче «Инвестиция сәгате»ндә катнашырга тәкъдим итте.

- Мондый предприятиеләр сыйфатлы һәм натураль продукция җитештерә. Хаҗи сөт заводы аның белән Башкортстанның төньягын тәэмин итә, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе журналистлар белән әңгәмәдә. - Бу инвестпроект уңышлы гамәлгә ашырылуның үрнәге. Әгәр алар алга таба да үсәргә уйласа, республика аларга тиешле ярдәм күрсәтергә әзер.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: