29 ноябрьдә Николо-Березовка авылында Радий Хәбиров Яшьләр сараеның спорт залын карады, анда төрле дисциплиналар, шул исәптән грек-рим көрәше һәм тхэквондо буенча дәресләр үткәреләчәк. Зал өчен стандарт җиһазлардан тыш, бинаны скалодром белән җиһазлаганнар. Төбәк Башлыгы тренерлар белән аралашты һәм укытучыларга «Авыл тренеры» программасы буенча грант алу конкурсында катнашырга тәкъдим итте.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашучы волонтерлар белән очрашты. Төбәк җитәкчесе мондый башлангычларның мөһимлеген билгеләп үтте.
- Безнең сугышчылар мондый ярдәмне көтә. Мин СВО зонасына барган саен алар гуманитар ярдәм җибәрүче кешеләргә зур рәхмәт әйтүемне сорый, – диде Радий Хәбиров.
Моннан тыш, Яшьләр сараенда Радий Хәбиров медиастудиядә булды һәм яшь журналистлар белән аралашты, алар республика җитәкчелегенә заманча җиһазлар белән яңа шартларда эшләү мөмкинлеге булдырылуы өчен рәхмәт белдерде. Башкортстан Башлыгы мәктәп аларга интервью бирде һәм Краснокама районыннан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.
Фото: glavarb.ru