Елизавета Фёдоровна - Бөек кенәз Сергей Александровичның хатыны, Николай IIнең хатыны императрица Александра Фёдоровнаның апасы. Террорчы кулыннан ире һәлак булганнан соң, Мәскәүдә Марфо-Мариин шәфкать йорты оештыра.
Елизавета Фёдоровна крестьяннар өчен дәваханәләр, ярлылар өчен приютлар ача, мохтаҗлар файдасына ярминкәләр үткәрә, табибларга ярдәм итә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында авыр яралыларны караган. Революциядән соң кулга алына һәм 1918 елның 18 июленә каршы төндә Уралда Алпаевск шәһәрендә газаплы үлем кабул итә. Елизавета Фёдоровнаның калдыклары Иерусалимга китерелә, анда 1921 елда Гефсиман бакчасында Изге Мария Магдалина гыйбадәтханәсенең төрбәсендә җирләнә. 1992 елда Урыс православие чиркәве аны изгеләр рәтенә кертә.
Бөек княгиня Николо-Берёзовкага ике тапкыр - 1910 һәм 1914 елларда килгән. Ул монда изге Николай Чудотворецның иконасына табынырга килгән, хәзер инде югалган изге урын.
Ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы һәйкәл булдыруда ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.
- Елизавета Фёдоровна - уникаль һәм, кызганычка каршы, фаҗигале язмышлы кеше. Романовлар токымы вәкиле, ул үзен бөтен гомерен кешеләр турында кайгыртуга багышлаган, үз гомерендә күп нәрсә эшләгән. Мин Мәскәү өлкәсендә Красногорск хакимияте башлыгы булып эшләгәндә күрдем - шәһәр территориясендә аның башлангычы буенча төзелгән бик күп объектлар бар иде. Шулар исәбендә - Русия империясендә крестьяннар өчен беренче бала тудыру йорты, крестьяннар балалары өчен беренче мәктәп. Анда бу объектларны тергезүче фонд гамәлдә, - дип сөйләде Радий Хәбиров. - Аның язмышы шәхсән миңа шулкадәр нык тәэсир итте ки, Иерусалимда булганда мин бу гаҗәеп кешене искә алу өчен Мария Магдалина гыйбадәтханәсендә махсус булдым. Һәм Николо-Берёзовкада ике тапкыр булган Елизавета Фёдоровна һәйкәлен төзү башлангычы барлыкка килгәч, без бу проектка бөтен күңелебездән шатланып ярдәм иттек. Барыгызны да котлыйм!
Башкортстан Башлыгы һәйкәл булдыруда хәйрия ярдәме күрсәткән оешмалар җитәкчеләренә, шулай ук скульптор Дарья Царёвага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Һәйкәл ачылганнан соң, Башкортстан Башлыгы Троица-Никольский храмында булды һәм Николо-Берёзовканың һәм Краснокама районының туристик потенциалын үстерү проектлары белән танышты.
Фото: glavarb.ru