Балага исемен сайлау - гаилә эше, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин Казахстанга визиты барышында узган матбугат конференциясендә.
Ул журналистларның Татарстаннан үз улына яңа ракета хөрмәтенә шундый исем кушарга ниятләгән ир турында сорауга шулай дип җавап бирде.
"Беләсезме, бу - гаилә эше. Алар әле картәти һәм картәниләре белән дә киңәшләшсен. Бу минем белән киңәшләшүгә караганда дөресрәк булачак”, — диде Владимир Путин.
Президент, шулай ук, булачак әнигә һәм бөтен гаиләгә иминлек, бәхет һәм сәламәтлек теләде.
Фото: ria.ru