-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 ноябрь , 19:22

«Юка боз» операциясе дәвам итә

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ирек Сәгыйтов җитәкчелегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Аның барышында сулыклардагы вәзгыять һәм гражданнар оборонасы объектларын инвентарьләштерү чараларын үткәрү барышы турында фикер алыштылар.

«Юка боз» операциясе дәвам итә
«Юка боз» операциясе дәвам итә

Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләренең әлеге мәсьәләләр буенча җаваплы вәкилләре катнашты.

- Республиканың су объектларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе ел дәвамында актуальлеген югалтмый. Хәзер куркыныч төркемендә - балалар һәм балыкчылар. Муниципалитетлар алдына гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча конкрет бурычлар куелган, шуларны үтәргә кирәк, - диде Ирек Сәгыйтов.

Фикер алышу йомгаклары буенча «Юка боз» профилактик операциясен көндәлек режимда дәвам итәргә һәм көзге-кышкы чорда сулыкларда хәвефсезлек турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру максатында киңкүләм мәгълүмат чараларында аңлату эшен активлаштырырга карар кылынды.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: