-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 ноябрь , 07:23

Юл газабы яшен дә, картын да аямый

92 яшькә җиткәч, руль артына утырырга ярыймы?

Юл газабы яшен дә, картын да аямый
Юл газабы яшен дә, картын да аямый

Өлкән яшьтәге карт Дүртөйле районында юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булган. ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, юл һәлакәте “Идел” М-7 автоюлының 1224нче километрында теркәлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, “ЛАДА Гранта” руле артында 92 яшьлек шофер борылыш ясаганда Мәскәү ягына таба хәрәкәт итүче, каршыга килүче “Скания” йөк автомобиленә юл бирмәгән.

Карт алган җәрәхәтләрдән фаҗига урынында һәлак булган.

8 яшьлек малай Уфада юл-транспорт авариясенә эләккән. Башкаланың дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Степан Злобин урамындагы 15нче йорт каршында “Киа Рио” руле артындагы 37 яшьлек машина йөртүче, Менделеев урамына таба хәрәкәт итеп, баланы бәрдергән.
Малай юлны светофорның рөхсәт ителгән сигналына йөгереп чыккан.
Төрле җәрәхәтләр алган баланы дәваханәгә алып киткәннәр.

Башкортстанның дәүләт автоинспекциясендә үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган юлларны атадылар.
“Иң хәвефле юллар булып “Уфа – Инҗәр – Белорет”, “Уфа – Чишмә – Кыргыз-Миякә”, “Уфа – Яңавыл”, “Дүртөйле – Нефтекама” юллары, шулай ук “Урал” М-5 федераль трассасы участоклары тора”, – ди дәүләт автоинспекциясе вәкиле Линар Зиннуров.

Шулай ук ведомствода үлемечле аварияләр күп булган районнарны да әйткәннәр.
Быел республиканың 28 муниципаль территориясендә юл-транспорт һәлакәте аркасында һәлак булучылар теркәлгән. Күңелсез статистика иң күбе Мәләвез, Ярмәкәй, Краснокама, Мишкә һәм Уфа районнарыннан килгән. Бу юлларда аеруча сак булыгыз!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: