+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 декабрь 2024, 12:03

Уфадан Көнчыгыш чыгу юлында үзгәрешләр турында хәбәр иттеләр

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Виктор Жульков Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы буенча йөрү тәртибендә булачак үзгәрешләрне игълан итте.  

Уфадан Көнчыгыш чыгу юлында үзгәрешләр турында хәбәр иттеләрУфадан Көнчыгыш чыгу юлында үзгәрешләр турында хәбәр иттеләр
Уфадан Көнчыгыш чыгу юлында үзгәрешләр турында хәбәр иттеләр

27 ноябрьдә журналистлар белән очрашуда ул билгеләп үткәнчә, пик сәгатьләрендә беренче түләүле юлның түләү пунктларында чиратлар хасыйл була. Бу проблеманы транспондерлар хәл итәргә тиеш.

"Без бу мәсьәләне карыйбыз. Пропускның иң уңдагы пунктын транспондерлы машина йөртүчеләр өчен ясарга планлаштырабыз. Алар укылачак һәм шлагбаум шунда ук ачылачак, моңа секундлар гына китәчәк», – дип сөйләде Жульков.

Элегрәк Транспорт министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, киләчәктә Уфадан Көнчыгыш чыгуда транспондерлы машина йөртүчеләр өчен һәр юнәлештә аерым тизйөрешле полоса булдыру планлаштырыла.

Фото: https://ufatime.ru/news/180187-v-mintranse-soobschili-o-buduschih-izmenenijah-v-proezde-po-vostochnomu-vyezdu.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас