+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 декабрь 2024, 03:20

Ашыгыч ярдәм хезмәте тизрәк эшли башлады

Яңа функция кертү нәтиҗәсендә чакыруларны эшкәртү вакыты 3 минуттан 1,5-2 минутка кадәр кыскарды.

Ашыгыч ярдәм хезмәте тизрәк эшли башладыАшыгыч ярдәм хезмәте тизрәк эшли башлады
Ашыгыч ярдәм хезмәте тизрәк эшли башлады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Куергазы районы хакимияте башлыгы Юлай Ильясовны генерал Шәйморатов медале белән бүләкләде. Ул, контракт вакыты тәмамлану сәбәпле, махсус хәрби операциядән кайтты һәм үз вазыйфасын башкаруга кереште.

“Юлай Талхович үз эшен төгәлләде. Ул бер ел махсус хәрби операциядә катнашты, бик катлаулы хәрби операцияләр башкарды. Ләкин һәрвакыт элемтәдә булды, сугышчан иптәшләре турында сөйләде. Без барыбыз да сезгә зур рәхмәт әйтәбез. Сез муниципаль хезмәткәр, түрә буларак шундый карар кабул иттегез һәм егетләребезгә ярдәм итәргә киттегез”, –─ диде Радий Хәбиров.

Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 4,3 процентка арткан. Бу хакта Радий Хәбиров хәбәр итте.Тулаем Русия буенча бу күрсәткеч 4,4 процент тәшкил иткән. “Сәнәгать яхшы темплар белән эшли, – диде ул. ─– Барлык тармакларда да диярлек уңай динамика күзәтелә”. Шушы чорда Башкортстанда төп капиталга инвестицияләр күләме 462,5 миллиард сум тәшкил иткән. “Безнең инвестицияләр чиреккә диярлек артты. Алты ел рәттән алар үсешенең уңай динамикасын күрсәтәбез”, ─– дип белдерде Радий Хәбиров.

Чагыштыру өчен, 2023 елда әлеге күрсәткеч 325,4 миллиард сум тәшкил иткән. Транспортлау һәм саклауда, фәнни эшчәнлектә, мәдәнияттә һәм спортта, мәгълүмат һәм элемтәдә, эшкәртү производстволарында, сәламәтлек саклауда, күчемсез милектә һәм сәүдәдә уңай динамика күзәтелә.

Киләсе елда Башкортстан “Русиянең әдәби флагманы” фестиваль-форумын кабул итәчәк. Бу хакта мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белдерде. Чарага Русиянең барлык төбәкләреннән вәкилләр һәм экспертлар киләчәк. “Без оештыручыларга бу форумны майда “Китап-байрам” ярминкәсе кысаларында үткәрергә тәкъдим иттек”, –─ диде Әминә Шәфыйкова. “Котлыйбыз, “Китап-байрам”га да, без язга күчергән “Әйдә уйнарга” чарасына да әзерләнергә кирәк”, – диде Башкортстан Башлыгы.

Быел республика “Русиянең әдәби флагманы” конкурсында төп призны яулады. Урындагы мәдәни брендка әверелгән “Китап-байрам” халыкара китап ярминкәсен оештыру һәм уздыру республикага җиңү китерде.

Радий Хәбиров республика предприятиеләренә “Ozon” компаниясе белән хезмәттәшлекне җайга салырга ярдәм итәргә кушты. Исегезгә төшерәбез, 30 ноябрьдә Благовещенда Башкортстан Башлыгы Идел буе федераль округында иң эре “Ozon” логистик комплексын эшләтеп җибәрде.

Хәзерге вакытта биредә 400 кеше эшли, тагын 2500 хезмәткәр таләп ителә. “Благовещенскида “Ozon” компаниясенең логистик комплексында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 91 мең сум тәшкил итә”, – дип ачыклык кертте Радий Хәбиров.

Башкортстанда ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратучының репозициясе хәзер автомат рәвештә билгеләнә. Пациентның адресы кесә телефоныннан да, стационар телефоннан шалтыратканда да билгеләнә. Бу сораштыру вакытын кыскартырга мөмкинлек бирде, дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Айрат Рәхмәтуллин. “Бу чакыруга тиз җавап бирү өчен мөһим һәм авыруның сөйләмендә проблемалар булганда ярдәм итә”, – дип билгеләде ул.
Яңа функция “Постгрес” (“PostgreSQL”) программа тәэминатын кертү нәтиҗәсендә барлыкка килде. Шул ук системада хәзер хроник авырулар булуы турындагы мәгълүматлар автомат рәвештә чагылдырыла. Диспетчерлар тиз арада анамнез җыя һәм чакыруның сәбәбен билгели ала. Шул рәвешле, чакыруларны эшкәртү вакыты 3 минуттан 1,5-2 минутка кадәр кыскарган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас