Бөрҗән районыннан умартачы, башкорт кортларының популяциясенә зыян китерүче һәм чит төбәкләрдән кертелүче авыру бал кортларына чик куеп булмасмы, дип кызыксынды.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров мәсьәләне төбәк авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручыга юллады. Ул, үз чиратында, төбәккә бал кортларын законсыз кертмәү буенча “Бал корты” операциясе узуын ассызыклады. Һәм ул нәтиҗәләр бирә. Эш дәвам итәчәк.
Фото: bashinform.ru