Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, тулаем алганда төбәктә туризм индустриясе үсешә, арзанрак була бара.
Башкортстанда барыр урыннар да, күрер нәрсәләр дә бик күп. Мәктәп укучыларына һәм яшьләргә килгәндә, алдагы елга федераль бюджеттан балалар туризмына финанслау каралмаган.
Әмма республика җитәкчелеге укучыларны Башкортстанның төрле почмаклары белән таныштыру мөмкинлеген эзләячәк һәм табачак. Шулай ук, балаларның Беларуська бару мәсьәләсе дә карала. "Әлегә акча саныйбыз", - диде Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ" агентлыгы