Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров туры эфирда республика халкы сорауларына җавап бирә. Республика Башлыгы мондый чараның ел саен уздырылуын билгеләде һәм быел да иң мөһим сорауларга җаваплар яңгырый. Билгеле булуынча, Радий Хәбировка 4 меңнән артык сорау әзерләнгән.
Туры бәйләнеш вакытында Радий Хәбиров районнарга эш сәфәре турында да сөйләде. Анда ул урындагы халык белән очраша, проблемаларны өйрәнә.
- Урыннарда төрле проблемалар күтәрелә. Минем белән һәрвакыт кураторлар йөри. Мин аларга мөһим проблемаларны шунда ук язып барырга кушам. Мәсәлән, Краснокама районына эш сәфәрендә урындагы халык храмга юлны төзекләндерүне сорады. Бу сораулар барысы да муниципалитет башлыгына юнәлтелә һәм аны үзем контрольгә алам.
Әлеге вакытта бик күп порученияләр эшләнә. Аларның кайберләрен мин 2019-20 елларда ук кушкан идем. Әмма эшлибез, дигәнмен икән, димәк, эшлибез. Әйе, барлык проблеманы да көнендә үк хәл итеп булмый. Иң мөһиме - бу мөрәҗәгатьләрнең һәркайсы контрольдә, - диде ул.
Фото: mgazeta.com