-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь , 21:57

"Җиңү белән кайтачакбыз!"

Туры эфирда махсус хәрби операциядә катнашучылар турында да сораулар яңгырады.

"Җиңү белән кайтачакбыз!"
"Җиңү белән кайтачакбыз!"

Залда Ярмәкәй районнынан килгән "Фрол" позывнойлы яугир дә бар иде. Ул яраланган сугышчыларның гомерләрен коткаручы медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Шулай ук, "Башкортстан" полкы сугышчылары исеменнән төбәкнең барлык халкына һәм Хөкүмәткә өзлексез ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук "Фрол" сөйләгәнчә, ул хатыны белән алты бала үстерә. Ул хатынының "Ана даны" медален ала алмавына зарланды.

Радий Хәбиров мәсьәләне контрольгә алырга һәм ветеранның күпбалалы хатынын тиешле бүләккә тәкъдим итәргә кушты.

Берничә операция көткән яралы "Фрол"га төбәк җитәкчесе аның якыннарының Мәскәүдә Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә бушлай яши алуын искәртте.

Уфадан Руслан Гыйрфанов СВОда катнашучы яралы сугышчыларга Уфадагы Революцион урамда урнашкан хәрби-табиблык экспертизасы үзәгенә эләгүе бик кыен булуы, аның икенче катта урнашуына, лифтның юклыгына зарланды. Радий Хәбиров вице-премьер вазыйфасын башкаручы Рөстәм Газизовка бу мәсьәлә белән иртәгә үк шөгыльләнергә һәм мәсьәләне хәл итәргә кушты.

Төбәк җитәкчесе СВОда хәбәрсез югалган яугирләрнең гаиләләренә ярдәм турында мәсьәләне хәл итүне республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Ленара Хәкимовага йөкләде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: