-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь , 21:40

"Кеше сүзенә түгел, законга таянам"

Туры эфир вакытында Радий Фәрит улы аның турындагы имеш-мимешләр таралуга, аның тирәсендә эшләүчеләргә дә тукталды.

"Кеше сүзенә түгел, законга таянам"
"Кеше сүзенә түгел, законга таянам"

- Халык белән эшләүчеләрнең оппонентлары булуны гадәти күренеш дип кабул итәм. Минем эшчәнлек белән килешмәүчеләр барлыгын да беләм. Әмма һәрвакыт баланс булырга тиеш. Сер түгел, минем янда да төрле кешеләр эшли. Кайберләренең хокук бозуы турында да билгеле булды. Мин аларны шундук эшеннән азат иттем. Ә гаепләре расланмаганнар үз вазыйфасында калды. Мин - яхшы юрист. Суд власте - үзенең, хокук саклау органнары үз эшен эшли.

Миңа үземнән үч алырга теләүчеләр юк дип уйлыйм. Ләкин иң мөһиме - мин халыкка дошман түгел. Һәрвакыт үсешкә омтылуымны республика халкы аңлыйдыр, дип уйлыйм.

Халык арасында төрле сүзләр йөрү турында сүз барганда Радий Хәбировка "Сода" компаниясенә кагылучы сорауга да тукталды. Чөнки әлеге компания хәзер инде республикага карамый, дигән имеш-мимешләр дә йөри.

- Бу сүзләр дөрес түгел. Президентның сүзен искә төшерик. Владимир Путин аны безгә кайтарырга кушты. Предприятие - республиканыкы, - диде ул.

Фото: ufa.plus.rbc.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: